«Sanak-lab»ның программалаштыру буенча олимпиадасының сайлап алу этабы нәтиҗәләре ← кире кайтырга
Без «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе уздырган программалаштыру буенча олимпиаданың сайлап алу этабы нәтиҗәләрен игълан итәргә әзер!
Сайлап алуны узган укучылар исемлеге – vk.com/sanaklab төркемендә.
Йомгаклау этабына кемнәр чакырыла:
- 1 һәм аннан күбрәк бирем чишкән 5-6-нчы сыйныф укучылары;
- 3 һәм аннан күбрәк бирем чишкән 7-8-нче сыйныф укучылары;
- 4 һәм аннан күбрәк бирем чишкән 9-нчы сыйныф укучылары.
Йомгаклау этабы июль уртасында – IT BILER FORUM кысаларында узачак. Тулырак мәгълүмат соңрак хәбәр ителәчәк.
Барлык финалистларны җәй көне булачак «Сәләт-Санак» сменасына чакырабыз! Алар конкурссыз үтә. Калган катнашучылар шулай ук «Сәләт-Санак» сменасына эләгә ала, тик алдан сайлап алуны үтәргә кирәк. Төгәлрәк: vk.com/sanaklab.
Иң күп бирем чишкән укучыларны аерым әйтеп китәбез:
Әпсәләмов Тимур (Лицей-интернат №1, Әлмәт, 9 сыйныф)
Аглиев Камил (Лицей-интернат №1, Әлмәт, 9 сыйныф)
Акимов Артём ( Саранск Республика Лицее, 8 сыйныф)
Бугрышев Михаил (Гимназия №9, Екатеринбург, 7 сыйныф)
Галиев Ирек (КФУның IT-лицее, Казан, 9 сыйныф)
Данилов Тимофей (Гимназия №26, Яр Чаллы, 9 сыйныф)
Җиһаншин Эмир (КФУның IT-лицее, Казан, 9 сыйныф)
Канухин Александр (Лицей АмГУ, Благовещенск, 8 сыйныф)
Сафиуллин Азат (Лицей-интернат №2, Казан, 8 сыйныф)
Чекардов Михаил (Лицей-интернат №2, Казан, 8 сыйныф)
Щербаков Сергей (Лицей №44, Чебоксар, 9 сыйныф).