«Сәләт» клублары өчен икенче гамәли семинар кире кайтырга

Второй установочный семинар для школьных клубов «Сәләт»

9-12-нче декабрь аралыгында, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы ярдәме белән, «Волга» яшьләр үзәгендә «Сәләт» клублары өчен икенче гамәли семинар үткәреләчәк. Биредә Татарстан Республикасының 12 районы - Актаныш, Буа, Тукай, Әлмәт, Байлар Сабасы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Кукмара, Балык Бистәсе районнары мәктәп укучылары катнашачак. Шулай ук Башкорторстан Республикасыныннан «Сәләт-Туймазы» клубы активистлары һәм Самарадан «Яктылык» мәктәбе дә булуы көтелә. Программада «Сәләт» дөньясын өйрәнү, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү каралган.

10-нчы декабрь көнне, 15:00дә рәсми ачылу тантанасында Әдип Әлмир катнашачак. Шулай ук семинар дәвамында «Сәләт» проектлары җитәкчеләре Гөлшат Гыймадиева (Медиа үзәк), Гүзәл Усманова (Эшлекле башлангычлар үзәге), Элина Степанова («Фәнсар» академиясе), Гүзәл Гайнанова («Мирах» интеллектуаль лигасы), Альбина Кадирова (КВН лигасы), Аммар Аль-Анси («Республика дебатов» дискуссион клубы), Аяна Исаева («Безнең фикер» татар телендә дебатлар лигасы), Нияз Муртазин (Спорт) белән очрашулар да уздырылачак.