Аркадий Морейнистан уңыш сере кире кайтырга

Секреты успеха от Аркадия Морейниса

«Мин – яңа стартапларның идеясе генә барлыкка килгәндә аларны сатып алучы, эзләүче сәер бер кеше. Кечкенә проектларны үстереп зур диңгезгә җибәрү – минем эш», – «Бизнес ангел» проектының җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Аркадий Морейнис үзенең остаханәсен шулай дип башлап җибәрде. Аркадий Морейнис 5 Сәләт Биләр форумына эшмәкәрлекнең нәрсә булуы һәм ничек эшмәкәр булу хакында сөйләде.

Спикерның уңышлы проектларының берсе – «Подорожники». Әлеге рус-украин проекты бүгенге көндә танылып киткән телефон кушымтасы «BlaBlaCar». Бу программа ярдәмендә кешеләр үзенә юлга машина таба ала.

«Хәзер мин сезнең арада акыллыбашлар эзлим. Сезнең яшьтә фикерләү яхшы, фантазия бик көчле була».

Очрашу барышында сәлкешләр нәрсә соң ул уңыш дигән сорауга җавап эзләделәр. Кемдер уңыш ул кеше омтылган үрләр дисә, кайберәүләр уңышны танылу дип җавап бирде. Аркадий исә үз соравына үзе җавап бирде: «Уңыш  – ул синең эшчәнлегеңнең башкаларга тәэсир итүе, булышуы. Кемдер син уйлап тапкан әйбер белән куллану.».

Шулай ук балалар эшмәкәр төшенчәсенең бизнес өлкәсендә генә кулланмавын белделәр. «Кино индустриясендә эшмәкәр – продюсер булса,  сәясәттә – президент. Иң мөһиме үз эшеңне җиренә җиткереп эшләү, команда яхшы бул һәм алга бару», – дип уртаклашты Аркадий Морейнис. Һәм киңәш буларак эшмәкәр булырга теләүче балаларга үз эшләрен яшьтән башларга, актив һәм аралашучан булырга тәкъдим итте.