«Ел директоры» номинациясенең сайлап алу этабы кире кайтырга

Отборочный этап номинации «Директор года»

19-нчы декабрьдә Сәләт Йортында «Сәмрух-2019» ел премиясенә сайлап алу этапларының чираттагысы – «Ел директоры» үтте.

Әңгәмә нигезендә сайлап алу этабына портфолио нигезендә сайлап алуны үткән катнашучылар чакырыла. «Ел директоры» номинациясенең бу сайлап алу этабына 5 катнашучы үтте. Алар:

- Алсу Ганеева;

- Айгөл Вәлиуллина;

- Фәннур Шәйхетдинов;

- Илнур Кашапов;

- Алинә Лобанова.

Аларга бәя биргән жюри:

1. Сәләтнең Попечительләр советы әгъзасы Җәлил Сөләйманов;

2. Җаваплылыгы чикләнгән «Сервис стиль» оешмасы генераль директоры, Сәләт проектлары парнеты, Сәләт активисты Лениза Ризванова;

3. «Татарстан Республикасында туризм үсеше үзәге» генераль директоры, Сәләт активисты Дилбәр Садыйкова;

4. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова;

5. Татарстан Республикасы шаяннар һәм тапкырлар Клубы директоры Ришат Гималтдинов;

6. Татарстанның топ блогеры, шәхси брендинг буенча белгеч, «Копилка счастья» хәйрия проектын гамәлгә куючы Алинә Гималтдинова;

7. Югары категорияле педагог, «Ел укытучысы» конкурсы лауреаты, яшь хореографлар өчен «Площадь свободы» проекты авторы һәм җитәкчесе, «Ел директоры-2015» номинациясе җиңүчесе Венера Галимова;

8. Олимпиадага әзерләнү буенча «Сәләт-Олимп» мәктәбе җитәкчесе Надир Курамшин;

9. «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Руслан Шәмсетдинов.

⠀Мөхтәрәм кунак: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур абый Сөләйманов.

Катнашучылар үзләре белән таныштыра торган чыгышлар әзерләп килгән иде, шулай ук жюриның сорауларына җавап бирделәр һәм педагогик очракларны чиштеләр.

Ел директорының исемен 19-нчы февральдә узачак «Сәмрух-2019» тантанасында беләчәкбез.