«Сәләт-Олимп» сменасы булачак! ← кире кайтырга
Җәй тәмамланырга да өлгермәде, ә без инде «Көзге каникулда берәр смена булачакмы?», «Булса, кайда теркәлү узарга?» дигән сораулар кабул итә дә башладык.
Сорауларга җавап бирергә ашыгабыз: ӘЙЕ, «Сәләт-Олимп» сменасы булачак!
Сезне онытылмаслык каникул көтә!
Онытылмаслык, чөнки «Сәләт-Олимп» – ул:
- вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру мөмкинлеге;
- Татарстанда олимпиадага әзерләү буенча иң яхшы экспертлардан кызыклы уку-укыту программасы;
- кызыклы күңел ачу программасы;
- спорт программасы, шул исәптән турнирлар, бассейн, атта йөрү һ.б.
- иң яхшы әйдаманнар командасы;
- уңайлы яшәү урыны;
- олимпиадада катнашкан һәм җиңгән яшьтәшләрең белән аралашу мөмкинлеге;
- Һәм башкалар.
Мәктәпнең юнәлешләре: математика һәм инглиз теленнән олимпиадага әзерләнү.
Үткәрелү вакыты: 31-нче октябрь-5-нче ноябрь.
2-6-нчы сыйныфлар өчен.
Бәясе: 9 мең сум.
Үткәрелү урыны: Алабуга шәһәрендәге «Космос» базасы.
Әлеге сылтамага басып, теркәлү узарга мөмкин: https://clck.ru/JBAom .