«Сәләт» КВН Лигасының ярымфинал уены кире кайтырга

Полуфинальная игра Лиги КВН «Сәләт»
Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга, эчегез катканчы көлергә, яңа дуслар табарга кышның беренче көнендә, ягъни 1-нче декабрьдә мөмкинлек туачак. Чөнки нәкъ шушы көнне Казанда «Сәләт» КВН Лигасының ярымфинал уены үтәчәк.

КВН сөючеләрне дустанә атмосфера, юмор, уен-көлке, сюрпризлар көтә. Уен, һәрвакыттагыча, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә узачак. Уенда барлыгы 5 команда көч сынашачак. Алар һәммәсе дә үзләрен иң шаян һәм иң тапкыр итеп 3 төрле юнәлештә күрсәтергә тырышачак: сәламләү, разминка һәм музыкаль номер.
  

Жюри әгъзалары белән дә танышып үтик: татар эстрадасының танылган җырчысы Илназ Сафиуллин, «Сәләт» Фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов, һ.б. Чара кичке 19:00-дә башлана.

Барырга теләүчеләр билетларны «Сәләт» йортыннан килеп алырга мөмкин: Островский ур., 23-нче йорт, 34-нче бүлмә. Шулай ук Лиганың администраторларына да мөрәҗәгать итә аласыз: Элина Гайнетдинова 8(960)039-53-01: Азиза Хөснуллина 8(909)308-31-83. Кызыксындырган сорауларыгызны Лиганың рәсми төркемендә бирә аласыз.