Татар егете Кытайда инглиз теле укыта кире кайтырга

История о том, как татарин преподает английский в Китае

Инде октябрь урталарыннан бирле Сәләт активисты Илфат Вәлиев Кытайда, Шаньси провинциясендә, Тайюань шәһәрендә балалар бакчасында инглиз теле укытучысы булып эшли.

-         Илфат, чит илгә озакка китү – җитди адым. Нәрсә этәрде?

-         Китүемнең төп сәбәбе -  сәяхәт итү, дөнья күрү, телләр өйрәнү. Әти-әнием дә каршы булмады, югары уку йортын да тәмамладым бит инде.

-         Нигә Кытайны сайладың?

-         Гомумән алганда, Кытайда инглиз теле белән авыррак. Кытай теле аеруча үзенчәлекле булуыннан күрәм мин моны. Ә безнең, мисалга минем кебек Рәсәйдән килгәннәрнең, инглиз теле сөйләме яхшы.  Шуңа да укытучы буларак безгә биредә ихтыяҗ зур. Чит илдән килүчеләр бик күп түгел, Кытай үзе өчен инглиз теле дөньясын ача гына башлаган әле. Урамнан узганда да инглизчә сөйләшә торган кытайлыны табу бик авыр.

-         Эшең нидән гыйбарәт?

-         Эшем 3-7 яшьлек кытай балаларына инглиз теле нигезләрен өйрәтүдән тора. Сирәк кенә шимбә-якшәмбе көннәрендә мәктәп укучыларына тренинглар да үткәрәбез.

-         Көнең ничек үтә?

-         Иртәнге 8:00-дә эш көнем башлана, көн саен ярты сәгатьлек 6 дәрес укытам. Кытайда балалар бакчаларында гына түгел, мәктәпләрдә дә көндезләрен йоклыйлар.

-         Кытайлыларның чит ил кешеләренә мөнәсәбәтләре ничек?

-         Безгә караш бик яхшы, тышкы кыяфәт белән кытайлылардан аерылабыз, шунысы балаларга бик кызык. (Көлә)

-         Ә хезмәт хакы ничегрәк?

-         Рәсәйгә караганда яшь белгечләр өчен бик югары дип саныйм.

-         Кайда яшисең? Тулай торактамы?

-         Миңа фатир бирделәр, ашарга әзерләү мөмкинлеге булмау сәбәпле бушлай ашаталар да әле. (Көлә) Мондый бәхет миңа һәм тагын бер кызга гына елмайды. Калганнар үзләре әзерли.

-         Сәләтне сагынасыңмы?

-         Бик сагынам. Сәләт минем өчен үзе бер тормыш, дөнья ул. Тормыш дигәндә бер дә шаярып әйтмим, ул мине, чын мәгънәсендә, үстерде, тормышка чыгарды. Монда татарча аралашуым тукталды, бик кызганыч.

-         Ялгыз итеп хис итмисеңме үзеңне?

-         Кытайга килгәч, берүзем идем, хәзер инде Сәләттән Илһам Галиев белән табыштык. Илһам Ибраһимов та Кытайда, тик ул көньякта, башка шәһәрдә эшли.

-         Барыннан да бигрәк күңелеңә ни җитми?

-         Быел Биләргә Сәләт Форумына барып булмавын уйлыйм да, шундый моңсу булып китә, күңелдән тартып алган төсле инде менә!

-         Без һәрвакыт синең белән! Уңышлар сиңа!