Шахмат уенына мәхәббәт уяну ← кире кайтырга

«Атлант» шахмат клубы 20-нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23), Әдип Әлмирнең туган көне уңаеннан турнир уздырачак! Турнирга кадәр «Сәләт» йортында махсус күнекмәләр бара. Гаризалар исә 17-нче мартка кадәр кабул ителә. Биредә һәр теләгән кеше дә катнаша ала. Күнекмәләрнең ничек узганы, нәтиҗәлелеге хакында безгә «Атлант»ның укытучысы Альбина Бакунина сөйләп узды.
- Шахматка мәхәббәтең ничек туды?
- Әти ярдәме белән. Кызыксынып киттем, сәләтем барлыгы ачыкланды. Беренче җиңүләрдән соң кызыксынуым тагын да арта төште.
- Үзеңнең шәхси күзәтүләреңнән чыгып әйт әле: егетләр яхшырак уйныймы, кызлармы?
- Кем остарак икәнен әйтә алмыйм. Тик егетләрнең уены һәрвакыт стабильлекне саклый, монысы – факт.
- «Атлант»та син күптәнме?
- 2015-нче елның октябреннән бирле.
- Хәзерге вакытта клубта ничә кеше?
- 15-кә якын. Яшьләре буенча да төрле алар. Мәктәп укучылары да бар, студентлар да. Биредә аларның барысын да шахматка булган мәхәббәт берләштерә.
- Шахмат уенының серләренә төшендерү авырмы?
- Инде 4-нче ел укыткангамы, минем өчен бу гадәти эш. Укучының үзеннән дә тора бит әле. Әгәр ул максатчан һәм өйрәнергә әзер икән, уку процессы да җиңел һәм рәхәт бара.
- Материал җиңел үзләштереләме?
- Яшь категориясенә һәм уйнау дәрәҗәсенә карап индивидуаль программа сайларга тырышам. Вакыт узган саен уен авырлыгы дәрәҗәсен арттырам. Шуңа да укучылар материалны җиңел үзләштерә.
- Турнирда үзең катнашачаксыңмы?
- Белмим әлегә. Миңа калса, катнашырга да, эш процессы белән дә идарә итәргә авыррак булыр.
- Аклар белән уйнау ошыймы, каралар беләнме?
- Аклар белән, әлбәттә! Теләсә кайсы шахматчы сезгә шулай дип җавап бирер. Аклар беренче йөри бит, димәк уенның тизлеге алар кулында.
- Иң яраткан йөрешең?
- Мин өстенлекне ярымябык позицияләргә бирәм. Шуңа да иң яраткан йөрешем 1.d4.
- Тагын берәр җирдә укытасыңмы?
- Мин Татарстан Республикасының профессиональ тренерлары ассоциациясендә торам. Безнең команда барлык Казанлыларны шахмат уйнарга өйрәтә. Мин мәктәп укучыларында дәресләр бирәм, балалар белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнәм.
- Катнашучыларга теләкләрең?
- Уеннан ләззәт алыгыз. Бу иң мөһиме. Оттырсагыз да кәефегезне төшермәгез. Чираттагы һәр турнир көчлерәк булырга бер сәбәп кенә ул. Көндәшегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез: җиңә дә, җиңелә дә белергә кирәк.
Турнирда катнашу өчен гаризалар17-нче мартка кадәр кабул ителә.