Сәләт Форумы 2-нче сменасының видеоверсиясе
← кире кайтырга
VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы да тәмамланды. Биредә Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан, Самара өлкәсеннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 2 мең бала катнашты. «IT: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект» темасын ачу өчен Форумда йөзләгән укытучылар, эшмәкәрләр, үз эшләренең осталары чакырылган иде. Көн саен тәҗрибә уртаклашу өчен 40 уку-укыту, 10 спорт мәйданчыклары эшләде. Форумның медиа-үзәге командасы сезгә чараның бар мохитен видеорепортажларда күрсәтергә тырышты.