БикаФест 2014 җиңүчеләре билгеле! кире кайтырга

Стали известны победители БикаФест 2014!

26 октябрь көнне Казан (Идел буе) Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасында (Татарстан ур., 2) “Бикафест”ның гала-концерты гөрләп узды. Рөстәм Бикмуллин исемендәге республикакүләм яшьләр музыкаль-шигъри “БикаФест” фестивале быел 13 нче тапкыр үткәрелә.

Фестивальдә катнашырга теләк белдереп 200 дән артык гариза кабул ителгән иде. Шуларның 150се сайлап алу турына үтте һәм бары 20 генә финалга үтә алды.

Быелгы фестивальдә җиңүчеләр 6 номинациядә билгеләнде, “Халык иҗаты”  номинациясенә аерым игътибар бирелде. Быел гран-прилар икәү иде: алар халык җыры һәм үз шигырен укучы номинацияләренә тапшырылды. Әлеге зур бүләккә Батырханова Адилә һәм Хәбибуллина Ләйлә лаек дип табылды.

“БикаФест”ны оештырырга ярдәм иткән партнерларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез: TMTV телеканалы, Татар радиосы, “ВКофейне” кафесы, “SF-school” мәктәбе, һ.б.