Самара шәһәрендә урнашкан «Яктылык» мәктәбе «Сәләт» дөньясы белән танышачак кире кайтырга

Знакомство с миром «Сәләт»

4-7-нче февраль аралыгында Самара шәһәрендә урнашкан «Яктылык» мәктәбе «Сәләт» дөньясы белән танышачак. «Сәләт» клубы активистлары «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова белән берлектә сәләтле мәктәп укучылары белән очрашачаклар. Биредә Самараның «Сәләт» принципларына нигезләнеп, үз мәктәпләре базасында клуб төзергә теләгән яшьләр җыелачак. Теләк бар икән – бар да була! Нибары «Сәләт» үзенчәлекләренә төшенеп, традиция, гореф-гадәтләренә тугъры калып эшне башлыйсы гына кала.

Чараның рәсми ачылыш тантанасы 4-нче февральгә планлаштырылган. Мөхтәрәм кунаклар исемлегендә Самара өлкәсенең мөфтие Талип хәзрәт Яруллин һәм Самара төбәгенең иҗади-иҗтимагый «Дуслык» оешмасы вәкилләре дә бар. Балалар иҗаты үсеше өлкәсендә булган әлеге мөһим вакыйгада «Самара татарлары» медиа-порталы һәм Самара өлкәсенең татар газетасы да катнашачак.

Клуб эшчәнлегенең планы инде әзер: спорт уеннары, мәдәни һәм интеллектуаль чаралар, «Интуиция» шоуы, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Түбәтәй» уеннары, төрле тематикадагы тренинглар уздырылачак. Болар барысы да киләсе ярты ел-ел эчендә үткәрелер дип көтелә.

Очрашканга кадәр, дуслар!