Театр, шахмат, телләр - барысы да «Имәнкәй»дә! кире кайтырга

Театр, шахматы, языки - это все в «Сәләт-Имәнкәй»
12-нче августтан 25енә кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы) «Сәләт-Имәнкәй» профильле сменасы үтә.

«Сәләт-Имәнкәй» – Алексеевск районында яшәүче һәм төрле фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларда җиңгән балаларны берләштерә торган алан ул.

Монда уку-укыту сессияләре мәдәни һәм спорт программасы белән чиратлашып бара. Балалар үзләрен яңа өлкәләрдә сынап карый. Мәсәлән, рус телле балаларга да татар телен өйрәтү дәресләре бара. Ә татарчаны белүче балалар телне тагын да камилләштерә ала.

«Быел безнең аланда 82 бала. Аланның программасы да яңартылды, яңа дәресләр өстәлде. Балалар бигрәк тә төрек теле остаханәсенә яратып йөри, химиядән БДИга әзерләнү остаханәсе дә бик популяр. Гомумән, бездә остаханәләр бик күп һәм төрле: чәч үрергә һәм кечкенә балаларга кулдан төрле эшләнмәләр ясарга өйрәтүдән башлап, кардио тренировка, гитарада уйнарга өйрәтү, театр һәм шахмат остаханәләренә кадәр. Балаларга бик ошый, дип ышанып әйтә алам», - дип сөйләде безгә «Сәләт-Имәнкәй» аланы директоры Ләйсән Шәйхетдинова.