Алар IT-ны сайлады! кире кайтырга

Они выбрали IT

Күптән түгел «Sanak-lab» белем бирү лабораториясенең күчмә сессиясе төгәлләнде. Аның ничек үтүе турында проектның җитәкчесе Ләйсән Сабитовадан сораштык.

– Җитәкче буларак, күчмә сессия ничек узды дип саныйсыз?

– Бик шәп узды! Дустанә атмосфера, Сәләт мохите һәм дәресләрне кызыклы итеп тәкъдим итү куелган бөтен максатларга да ирешергә ярдәм итте. Балалар бер атнага яңа белем һәм ачышлар дөньясына чумды, яңа дуслар таптылар, вакытларын яраткан берләшмә мохитендә онытылмаслык итеп үткәрделәр.

– Мондый күчмә сессияләр нәрсә бирә соң?

– Ел дәвамында мәктәптә укый торган балалар, безнең Лабораториянең күчмә сессиясендә катнашып, үз проектларын эшли, Сәләт Йортында узачак Workshopта катнашыр алдыннан чирканчык ала. Ә безнең дөньяга яңа гына килеп кушылганнар үзләрен IT өлкәсендә сынап карый ала. Без балаларда белем алуга мәхәббәт тудырырга тырышабыз, белемне югары дәрәҗәдә бирәбез. Шуңа күрә бездә яңа килеп кушылганнарга да, инде берничә тапкыр катнашучыларга да кызык була.

– Программа ничек төзелгән иде?

– Көннең беренче яртысында сәлкешләр укыдылар: сайт ясау, программалаштыру нигезләре, робототехника, системалы администрацияләү һ.б. Төштән соң үзләре сайлаган мастер-класска бардылар: видеомонтаж, компьютер графикасы нигезләре, схемотехника, handmade, ЧГК. Дәресләрдән соң саф һавага чыктык һәм кичке чараларга әзерләндек. Кичен төрле көннәрдә квиз, импровизация, театраль кич, топ-спикер һәм финал концерты узды.

– Иң кыены нәрсә булды?

– Сессиянең икенче көнендә явып киткән яңгыр булса гына инде (елмая).

– Командада эш ничек алып барылды?

– Монда барысы да җиңел һәм гади. Минем командам бик дустанә, күңелле, креатив, җаваплы һәм тырыш кешеләрдән торды. Һәр кешегә җаваплылык зонасы бүлеп бирелде, шуңа һәр кешенең сессияне шәп итеп үткәрү теләге кушылды. Шуңа күрә бөтен уйлаганнарыбыз да барып чыкты. Балалар да, без дә бәхетле!

Шушындый масштабтагы чараны уңышлы итеп уздыру рецептын әйтегез әле.

– Аерым бер рецепты юк. Үз эшеңне, балаларны яратырга, командага һәм Сәләт биргән мөмкинлекләргә рәхмәтле булырга гына кирәк.