Өченче көн: укырга да, спортка да вакыт кала кире кайтырга

Третий день: времени хватает и на учебу, и на спорт

SOFT SKILLS BILER FORUM-ның өченче көне дә вакыйгаларга бик бай булды.

Төшкә кадәр уку-укыту сессияләре узды. Сәлкешләр «Креатив карарлар» (тренер ­– Анна Волкова, Александр Движков), «Командада эшләү һәм хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге» (тренер – Александр Малых, Гөлфия Мотыйгуллина), «Дөньяны үзгәртә торган гадәтләр» (блогер Эльза Хаки), тайм-менеджмент буенча «Яшәргә өлгер» (Наталья Черножукова), «Суперменнан лайфхаклар» (Дмитрий Евсейчев), «Мәдәниятара компетенция» (Анастасия Беломытцева, Екатерина Гурьева), «Максатлар һәм хыяллар» (Полина Исаева, Вячеслав Парфирьев), «Мин һәм минем эмоцияләрем» (Алия Айтуганова), «Эмоциональ-интеллектуаль баттл» (Ләйсән Газизова), «Халык алдында чыгыш ясауның серләре» (Таһир Насыйбуллин), «Кызыклы математика, яки һөнәрне ничек сайларга?» (Алсу Гатауллина), «Вакыт белән дөрес идарә итү» (Альбина Кадыйрова), «Эшмәкәрләрчә уйлау» (Мурат Димитров) кебек остаханәләрдә белем алды.

Төшке аштан соң спорт чаралары башланып китте. Бүген сәлкешләр футбол һәм стритболда көчләрен сынап карады, шулай ук кызлар волейболы булды. Футбол ярышында беренче урынны «Зилант», икенче урынны – «Сәләт-Тел», өченче урынны «Канатлы Барс» яулады. Стритболда «Арагил» аланы командасы беренче булды (2-нче – «Канатлы Барс», 3-нче – «Саками»).

Ә кич белән ШТК фестивале узды. Бер команда да бүләксез калмады. «Иң яхшы мәзәк» – «Арагил» аланыныкы. Иң яхшы актриса – «Канатлы Барс», иң яхшы актер – «Арагил»дан. 3-нче урын – «Сәләт-Тел», 2-нче урын – «Осталар бистәсе», 1-нче урын – «Канатлы Барс». Ә Гран-прины «Болгар-Туган тел»нең «Саками» аланы командасы яулады.