«Бу иң шәп смена!» кире кайтырга

«Пожалуй, это лучшая смена!»

Бу арада көннәр суытып җибәрсә дә, «Йолдызлы» үзәгендә бик кызу. Чөнки монда «Сәләт-Тел» сменасы бара!

Ниләр эшлиләр, нинди телләр өйрәнәләр, буш вакытны ничек уздыралар – барысын да аланның директоры Алсу апа Ганеевадан сораштык.

–       Бу, мөгаен, Сәләт тарихындагы иң оешкан сменадыр. Әйбәт кенә килеп урнаштык. Әйтерсең, бер-беребез белән күптән таныш, әйтерсең барыбыз бер гаилә. Аланда барлыгы 221 сәлкеш. Татарстанның бөтен районнарыннан, шулай ук Мәскәү, Ульян өлкәләреннән, хәтта Финляндиядән дә килүчеләр бар! Бик күңелле!

–       Сезнең аланның төп юнәлеше – телләр өйрәнү. Быел нинди телләр укытыла?

–       Татар, француз, гарәп, алман, төрек, кытай, япон, корея, испан телләре. Һәм, әлбәттә инде, инглиз теле, аны өч юнәлешкә – А, В, С юнәлешләренә бүлеп укытабыз. Укытучыларыбыз бик әйбәт. Лицейлар, югары уку йортлары педагоглары. Һәр көнне тел йөртүче белән очрашулар үтә. Чын америкалы, төрек һәм испаннар килде инде. Алар үткәргән остаханәләрне балалар аеруча ярата.

–       Укып кына да утырмыйсыздыр, күңел ачу программасында нинди чаралар бар?

–       Күңел ачу программасы да бик бай. Һәр көнне яңа илгә барып кайтабыз, ягъни һәр көнне ниндидер бер ил белән таныштырабыз. Шулай ук «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», ШТК, төрле уеннар, интуиция каралган. Хәтта үзебезнең Евровидениене дә үткәрергә җыенабыз. «Тел студиясе» дигән шоу бар, анда командалар белән ярышалар. Кыскасы, бездә бик күңелле!