Якшәмбе көнне «Әйдаманнар мәктәбе» башлана! ← кире кайтырга
Мәктәптә 2020-нче ел җәендә Сәләт аланнарында әйдаман булырга теләгән югары һәм урта һөнәре белем бирү йорты студентлары катнаша. Быел 180 катнашучы.
«Әйдаманнар мәктәбе»нең максаты – аланнарга көчле командалар туплау. Башҗитәкләр һәм әйдаманнар өчен аерым уку-укыту программасы каралган. Бер атна эчендә барлык катнашучылар да идеаль смена оештыру өчен ниләр кирәк икәнен өйрәнәчәк.
Проект координаторы Игорь Смирнов мәктәп программасында ниләр буласын сөйләде:
- беренче медицина ярдәме күрсәтү;
- балалар өчен яңа чаралар уйлау;
- шәмчек үткәрү серләре;
- вакытны дөрес бүлергә өйрәнү;
- әйдаман һәм башҗитәк портреты;
- һәм башка бик күп төрле очрашулар һәм дәресләр.
26-нчы гыйнварда «Байтик»та очрашырбыз!