КВН үзенә дәшә! кире кайтырга

Три буквы – море эмоций!

2-нче март көнне, 19:00, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Сәләт» КВН Лигасының финал уены үтәчәк. Cез яратып өлгергән командалар чемпион титулы өчен көрәшәчәкләр.  Сезне уен-көлке, кызыклы сюрпризлар, җылы, дустанә атмосфера көтә!

Лигада мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша. Иң кечкенә катнашучыга нибары 11 яшь, ә иң олысы инде үзе укытучы.

Финалда барлыгы 4 команда катнашачак: 68-нче мәктәпнең җыелма командасы, «Кәеф нифтяк», «Шырпы» һәм «Җомга».

Командаларның юмор хисенә түбәндәге мөхтәрәм казыйлар бәя бирәчәк: Татар КВН Лигасының директоры Рамил Агдеев; «КВН РТ» яшьләр берләшмәсенең директоры Илдар Фәттахов, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актеры Артем Пискунов; татар эстрадасының танылган җырчысы Илназ Сафиуллин һәм, әлбәттә инде, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов белән «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова.

Кичәне «Сәләт» КВН Лигасының элеккеге катнашучылары, «Отцы» КВН командасының актерлары һәм авторлары Ришат Нуруллин белән Илһам Ибраһимов алып барачак.

Махсус кунак буларак «32-нче август» һәм «Казан Ыстайл» КВН командаларының чыгышы да көтелә.

«Сәләт» КВН Лигасының башкарма директоры Альбина Кадирова:

-  Кызык финал көтәм! Командалар чагыштырмача яшь булса да, көннән-көн үсәләр, сценарийлар язганда да алга китеш бар. Аларга көч биреп, җан атып торырга сәлкеш-әйдаманнар һәм барлык юмор сөючеләр дә килер дип өметләнәбез!

Сез әлеге чараны әле озак вакытлар хәтерегездә сакларсыз! Вәгъдә бирәбез! Тагын бер сюрприз: холлда фотобудка да урнаштырачакбыз.

Игътибар: финалга нибары 2 көн калды! Уенга билетларны Лига администраторларыннан табып була:  Элина Гайнетдинова – 8(960)039-53-01; Азиза Хөснуллина – 8(909)308-31-83