Тимерхан Шәйхетдинов халыкара «Вики-конференция 2017» форумында катнашты ← кире кайтырга

Мәскәүдә XI халыкара «Вики-конференция 2017» форумы узды. Форум Викимедиа проектларын төрле телләрдә тәкъдим итүгә багышланган иде. Әлеге Форумда Сәләт активисты Тимерхан Шәйхетдинов катнашучылар алдында «СәләтВики Мәктәбе» проекты белән чыгыш ясады.
- Тимерхан, ни өчен әлеге Форумда катнашырга уйладың?
- Википедия өлкәсенә кагылышлары булганнарга яшьләр арасында әлеге өлкәгә ихтыяҗ бар икәнен аңлатасым килде. «СәләтВики Мәктәбе» уникаль проект. Аның җитәкчесе – Сәләт ветераны Фәрхад Фәтхуллин.
- Форумда иң истә калганы нәрсә булды?
- Башка википедияләрнең тарихы турында сөйләүләре кызык булды. Аның үз телләрен үстерү буенча төрле механизмнар кулланыла икән. Мин коллегаларым белән аралашуга һәм танышуга бик шат булдым.
- «СәләтВики Мәктәбе» кайчан оешты?
- Бер ел элек. Мин әлеге мәктәпнең студенты һәм кураторы булып торам.
- Ни өчен әлеге проектка алынырга булдың?
- Миңа Википедия кысаларында татар телен үстерү кызыклы. Шулай ук төрле фәнни эшләр язу белән дә кызыксынам бит мин. Киләчәктә дә фәнни-тикшеренү эшләре язганда әлеге проект ярдәмгә килер дип уйлыйм.
- Халыкара Форум үзеңне яңа яктан ачу өчен менә дигән мөмкинлек.
- Әйе, әлбәттә. Быелдан мин әлеге проектка чын-чынлап алынып, аны үстерүне максат итеп куячакмын.
- Форумда катнашу нәрсә бирде?
- Коллегаларымнан безнең проект турында җылы сүзләр ишетү аеруча күңелгә якын булды. Алда зур планнар.
- Кайбер планнарың белән безне дә таныштырсаң?
- Мәсәлән, Армениядәге коллегалар белән Сәләтнең җәйге сменаларында хезмәттәшлек итү. Алар да сәләтле яшьләр һәм балалар белән бик тыгыз эш итәләр икэн.
- Афәрин! Уңышлар!
Дуслар! Яңа уку елы башланып китү уңаеннан, «СәләтВики Мәктәбе» укулары дәвам итә!
Әгәр син фән, белем өлкәсендә мәгълүмат табу һәм тарату өчен иң алдынгы технологияләр үзләштерергә телисең икән гариза тутыр.