Тимур Сөләйманов: «Максат, хыяллар чынга аша!» ← кире кайтырга
«Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе кабат үз ишекләрен ачып җибәрде. Бу юлы ул Биләрдәге бу җәй генә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ачып җибәргән «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә уздырыла.
Бу сессиядә Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының төрле шәһәр һәм районнарыннан 44 бала катнаша. Алар белән 6 әйдаман һәм 7 укытучы эшли. Өлкән әйдаман Айнур Сабиров, директор Алсу Салаватова, проектның җитәкчесе Элина Степанова сменаның эшчәнлеген чынга ашыралар.
Сессиянең программасы яңа форматта: биредә фән укытучылары үзләренең предметлары буенча гадәти булмаган формада мастер-класс бирергә тиеш булалар.
Гадәттәгечә, сессиядә төп игътибар уку-укыту программасына юнәлгән. Биләр каласының тарихын өйрәнү дә программага кертелгән.
«Lingua like» инглиз теле өйрәнү үзәге җитәкчесе Алинә Садриева, галим Фаяз Хуҗин һәм башка күп кенә «Сәләт» ветераннары белән очрашулар да планлаштырылган.
«Фәнни сәнгать лабораториясе»ннән килгән кунакларыбыз белән «Интеллект биллинг – киләчәк һөнәре» темасына аралашып булачак.
Инде бөтенебез яратып өлгергән психолог Люция Закирҗановадан тренинглар да көтелә.
Программага татар телен пропагандалаучы яңа уеннар кертелгән. Мисалга, «Түбәтәй», «Сүзләр агымы» уеннары кызыклы да, файдалы да.
Сессияне йомгаклап, инде традициягә кергән фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Ә Мәктәпнең максатына килгәндә, ул, әлбәттә, республикабызның балалары һәм яшьләре үсешенә ярдәм итү, белем бирү процессын индивидуальләштерү тора.
Ачылу тантанасында сәлкешләр белән күрешү өчен «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Раиль Курамшин да килгән иде. Тимур Сөләйманов «Фәнсар»ның шушындый матур базага әверелүе хакында ишеткәч, моны ерактагы хыял итеп кенә кабул иткәнен яшермәде. Ә бүген инде безнең балалар шушы «хыялда» яши, укый, белем туплый алалар. «Иң мөһиме – максатыңа омтыла белергә кирәк. Шул очракта барлык уй-хыяллар тормышка аша икән!» - ди ул.