Тимур Сөләйманов: «Сәләтле балалар хезмәтенә бәя бирү – җиңел эш түгел!» кире кайтырга

Тимур Сулейманов: «Судить таких талантливых детей вовсе непросто!»

Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә инде күптән традициягә әверелгән «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясе узды. Биредә 50-ләп сәлкеш катнашты.

Сәләт активистлары математика, җәмгыять белеме, химия, физика һәм биологиядән дәресләргә йөрделәр. Татарстан Республикасы югары белем бирүче уку йортларының алдынгы укытучылары  балалар белән берлектә фән дөньясына чумдылар, ә махсус чакырылган кунаклар – танылган шәхесләр – кызыклы остаханәләр үткәрделәр, фәнни күзлектән һөнәри серләрен чиштеләр.

Балетмейстер Нурбәк Батулла бию сәнгатенең дә аерым бер фән булуы, КФу укытучылары анимацион ролик булдыру һәм сайт ясау хакында, HAVA Projects медиа-компаниясе әгъзалары фильм төшерү турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар публика алдында чыгыш ясау серләренә төшенделәр. Чөнки бу Мәктәпнең төп чарасы – барлык тупланган белемнәрне күрсәтү урыны булган фәнни-практик конференция өчен бик мөһим.

««Фәнсар» мәктәбенең фәнни-практик конференциясе – барлык сессиянең иң җаваплы һәм көтеп алынган мизгеле. Сезнең кебек сәләтле балалар хезмәтенә бәя бирү – җиңел эш түгел! Фән дөньясына беренче адымнарыгызны ясыйсыз, сезгә бу эштә булыша алуыбызга чиксез шатбыз. Шулай ук барлык укытучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәсем килә. Сез – булдырдыгыз!» - дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

«Һәр кеше үзенә ошаган юнәлештә чыгыш ясады. Конференция бик уңышлы үтте: балалар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шушы ук фәнни эшләр белән алар апрель аенда үтәчәк «Фәнсар» фәнни-практик конференциясендә дә катнаша алалар. Яңа хезмәтләрендә бары уңышлар теләп калам!» - дип җиткерде проектның җитәкчесе Элина Степанова.

Сессия вакытында уку-укыту программасы гына түгел, мәдәни-күңел ачу чаралары да планлаштырылган иде. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены, QUIZ викторинасы, «Open Mic» уздырылды. Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы территориясе буенча квест-экскурсия дә бик кызыклы үтте.

11-нче сыйныф укучысы, Чистай районы кызы Зилә Рәхматуллина Сәләткә татар телен яратканга йөри: «Быел «Болгар-Туган тел» форумында, «Сәләт-Яр Чаллы»да ял иттем. «Фәнсар» мәктәбендә беренче тапкыр катнашам. БДИны җәмгыять белеменнән бирәчәкмен, шуңа да биредә әлеге фәннең дәресләренә йөрдем. Конференциядә дә катнаштым: «Татар телен мәктәпләрдә укутының актуальлеге» дигән темага доклад белән чыгыш ясадык. Сәлкешләр, «Фәнсар»га килегез, белем туплагыз!»

Казаннан Рәшид Туйкин көзге сессиядән бик кәнәгать калган: «Сәләттә мин 2008-нче елдан бирле. Сессиягә икенче тапкыр киләм. Биредә шартлар бик шәп! Смена да бик мәгълүматлы һәм файдалы узды. 7 көн эчендә бер җәйге сменалык дәрт һәм көч тупладым. Биредә физика, информатика һәм математика дәресләренә йөрдем. Үзегезгә күбрәк дуслар табыгыз, монда кешеләр бик ихлас һәм гади. Сәләтне беркайчан да онытмагыз! Сәләттә булыгыз!»