Тимур Сөләйманов SHAPE EURASIA 2016 Евразия очрашуында катнашты кире кайтырга

Тимур Сулейманов принял участие в Евразийской встрече SHAPE EURASIA 2016

28-30-нчы август аралыгында, Казанның ИТ-паркында Бөтенрәсәй икътисад форумы эзләреннән  SHAPE EURASIA 2016 Халыкара Евразия очрашуы  үтте. Биредә 25 илдән килгән 100 яшь лидер һәм шул исәптән «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыкова да катнашты.

Global Shapers Community – җәмгыять үсешенә үз өлешен кертергә теләүче, яшәешнең төрле өлкәләрендә күренерлек уңышларга ирешкән 20-30 яшь аралыгындагы егет-кызлар (шейперлар) тарафыннан бөтен дөнья буйлап ясалган шәһәр мәйданчыклары ул. Глобаль шейперлар берләшмәсе әгъзалары – төрле компанияләрнең яшь җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый һәм сәяси лидерлар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре.

SHAPE EURASIA 2016 мәйданчыкларында сан һәм цифрлар эпохасында шәһәр кешесе проблемалары, тотрыклы үсеш өчен экосистема булдыру, киләчәк һөнәрләре, зур күләмле мәгълүматлар анализлау өлкәсендә инновацияләр кебек сораулар яктыртылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Глобаль шейперлар берләшмәсе директоры Адейеми Бабингтон-Ашайе һәм Евразия төбәге буенча Дөньякүләм Иктисад Форумы директоры Анастасия Калинина да катнашты.

Республикабыз лидеры Дөньякүләм Иктисад Форумы нәкъ тә менә яшьләр тарафыннан чынга ашырылуына бик шатланганын искәртеп узды.

«Чыннан да, дөньядагы икътисади һәм техник эволюция барышында бүгенге яшь буын күзәтүче генә түгел, ә актив катнашучы да», - дип раслады Дөньякүләм Иктисад Форумы директоры Анастасия Калинина. «Президент белән берлектә бүген дә яшьләр илебезнең, республикабызның үсеше хакында фикер алыштылар. Бүген үсеш тотрыклы. Чараны чынга ашыру өчен мәйданчык буларак Татарстан сайлану да очраклы хәл түгел, республикада, чыннан да, тотрыклы үсеш бара. Яшь буыны да үрнәк, яшьләр оешмалары чәчәк ата», - дип белдерде Анастасия.

Шейперлар үзләре дүртенче сәнәгать революциясе зур адымнар белән алга атлый дип саный. Гадәти белем бирү системасы хәтта аңа яшь белгечләр әзерләп тә өлгерми икән. Рөстәм Миңнеханов республикабыз әлеге сорауны ничек хәл итүе хакында сөйләде.

«Белем бирү чылбыры балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр өзелмәскә тиеш», - дип белдерде ул.