Шахмат буенча онлайн турнир узды кире кайтырга

Прошел онлайн турнир по шахматам

5-нче апрельдә Әдип Әлмир кубогына VI шахмат турниры узды. Беренче тапкыр онлайн рәвештә оештырылды ул!

Турнирда Татарстанның 25 районыннан укучылар катнашты. Алар lichess.org платформасында шахмат уйнады, теләге булган һәр кеше уеннарны тамаша кыла алды. Ярыш өч төркемдә оештырылган иде:

– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);

– II төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы);

– III төркем – алдынгы уенчылар (КМС-МС).

Өч төркемдә өч җиңүче ачыкланды:

- һәвәскәр уенчылар төркемендә – Минзәлә районыннан Нияз Фәррахов (11 яшь);

- разрядлы уенчылар төркемендә – Кукмарадан Нурлан Хисмәтов (11 яшь);

- спорт мастерына кандидатлар һәм спорт мастерлары төркемендә – Кукмарадан Ирек Галиев (16 яшь).

Җиңүчеләр кубокка ия булачак. Барлык җиңүчеләр, шулай ук теләге булган һәр катнашучы Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән шахмат уйнады.