ТОП-8 сәлкеш исемлеге ← кире кайтырга

Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең гаризалар кампаниясе ахырына якынлашты. Әлеге премия Сәләт берләшмәсе балалары һәм яшьләренә ярдәм итү, әгъзаларына, партнерларына, проект авторлары һәм оештыручыларга рәхмәт белдерү максатыннан уздырыла. Катнашырга теләк белдереп 60-тан артык гариза кабул ителде.
Үтеп баручы елның шәп, акыллы, актив сәлкеше яки әйдаманы булырга теләүчеләрнең портфолиолары инде каралды. 14-нче декабрь көнне 16:00 Сәләт йортында «Ел сәлкеше» номинациясенең чираттагы сайлап алу туры уздырылачак. 26 гариза арасыннан жюри әгъзалары ТОП-8-не сайлап алды.
Менә алар:
- Ләйлә Моратшина;
- Сабир Галимуллин;
- Айгөл Шакирова;
- Рәмис Садриев;
- Алинә Хәмидуллина;
- Рафаэль Камалиев;
- Айдар Шәйдуллин;
- Гадел Абдурахманов.
Жюри әгъзалары белән дә танышып үтик:
- Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе Җәлил Сөләйманов;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин;
- «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова;
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин;
- «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина;
- ТР Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин;
- Сәләт ветераны Алсу Ситдикова;
- Сәләт ветераны Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева.
Катнашучылар чыгышларын әзерләгән арада, без дусларыбызга, фикердәшләребезгә ярдәм итә алабыз! Яшь буын кулында – безнең киләчәгебез. Быел без «Сәмрух 2016» ел премиясенең бүләкләү фондын үзебез булдырабыз. fund.selet.biz сайтына кер, үз өлешеңне керт!