«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирының финал уены кире кайтырга

Завершился турнир «Мирах» по игре «Что? Где? Когда?»
12 нче апрель, якшәмбе көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирының финал уены гөрләп узды.

Әлеге турнир 10 атна дәвамында, һәр якшәмбе көнне интеллектауль уеннар сөючеләрне үзенә җыйды. “Турнир инде икенче елын яшәп килә. Катнашырга теләүчеләр саны арту сәбәпле, быел аның статусы да күтәрелде. Хәзер ул аерым бер лига буларак эшчәнлеген дәвам итә”, - дип белдерде оештыручыларның берсе Гүзәл Гайнанова.

 Финал уены башланыр алдыннан сүз “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахмановага бирелде. “Минем, үз чиратымда, бүген биредә утырган һәрбер кешегә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Оештыручыларга әзерлекле, уйланылган уен өчен, катнашучыларга күңелле сезон өчен, “Сәләт”кә безне бер көч итеп туплаганы өчен рәхмәтемне белдерәм! Бүгенге – бу сезонның соңгы уенында – бары уңышлар гына телим! Хәерле сәгатьтә!” – дип, күтәренке рух белән башлап җибәрде ул.

 Турнирда ике категория буенча көч сынашырга мөмкин иде: мәктәп укучылары һәм студентлар. Мәктәп укучылары Анна Тихонова җитәкчелеге астында уйнаса, студентлар уенын “Сәләт” ветераны Ришат Хәсәнов алып барды.

 Әлеге турнир яшьләр арасында интеллектуаль уеннарга мәхәббәт уяту, аларны популярлаштыру, «Сәләт» һәм аннан читтә иң көчле интеллектуаль команданы билгеләү максатыннан үткәрелде. Һәм аның җиңүчеләре итеп ике команда билгеләнде: “Шахта-вахтанга” һәм “Сәләт-Бөгелмә”. Котлыйбыз!

 Калган командаларга да катнашулары рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе сезоннарда да катнашырга онытмагыз!