«БЕЗНЕҢ ФИКЕР!» татарча дебатлар лигасы турниры ← кире кайтырга

Дуслар, «БЕЗНЕҢ ФИКЕР!» татарча дебатлар лигасы турнирында катнашу өчен ГАРИЗА җибәрергә онытмадыгызмы әле?
Сиңа дебатлар уены ошыймы? Татарча дебат уенында үз-үзеңне сынап карыйсың киләме? Бәлки Син чираттагы тапкыр яраткан уеныңны уйнарга телисеңдер?!
Теләгең булса, үзеңә иптәш табып, гариза җибәр!
Гаризалар 18-нче декабрь,18:00 кадәр кабул ителә!
«Безнең Фикер!» татарча дебатлар лигасы турниры «Сәләт» йортында (Островский урамы, 23) 19-нчы декабрь көнне үтәчәк!
Барыгызны да көтәбез!