«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирының ачылу тантанасы кире кайтырга

Турнир «Мирах» по игре «Что? Где? Когда?» стартовал в доме «Сәләт»

Бүген, ягъни 15 нче февраль көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирының ачылу тантанасы булып узды.

Әлеге турнир инде 2 нче тапкыр үткәрелә. Биредә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша ала. Былтыргы турнирдан аермалы буларак, быел командалар саны күпкә арткан: сезон баршында 30лап команда көч сынашачак икән. Шулай ук быел Казанлылар гына түгел, республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан булган укучылар да катнаша ала.

Турнирны ачып җибәрү өчен сүз «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахмановага бирелде. «Без биредә сезне күрүебезгә бик шатбыз! Залда утыручылар арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының даими катнашучыларын да, әле яңа гына тәрҗрибә туплый башлаганнарны да күрәм. Бу инде икеләтә шатлык. Сезгә яңа белемнәр, күңелле сезон һәм күтәренке кәеф телим. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирын ачык дип игълан итәм!»

Әлеге турнир яшьләр арасында интеллектуаль уеннарга мәхәббәт уяту, аларны популярлаштыру, «Сәләт» һәм аннан читтә иң көчле интеллектуаль команданы билгеләү максатыннан үткәрелә. Беренче уенның җиңүчеләре булып «Сәләт-Бөгелмә» һәм «Шаристы» командалары танылды.

Без аларга һәм калган командаларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирының яңалыклары артыннан сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бар аласыз.