«D'art» хор-студиясенең «Безгә 10 яшь!» дип исемләнгән юбилей концерты кире кайтырга

Юбилейный концерт хор-студии «D'art»

22-нче апрель көнне, 14:00, Сәләт йортында (Островский ур., 23) «D'art» хор-студиясенең «Безгә 10 яшь!» дип исемләнгән юбилей концерты узачак. Барыгызны да музыка һәм шигърият дөньясына дәшәбез!

Чакырылган кунаклар исемлегендә «Гармония» хоры һәм Казан Университеты чыгарылыш студентлары ассоциациясенең «Гармония» камера хоры да бар.

«D’art» хор-студиясе 2007-нче елның октябрендә «Гармония» шәхес үсеше психологик үзәге җитәкчесе Венера Сөләйманова инициативасы белән оештырылган иде. Ул бу идеясен дирижер Аделя Мәхмүтовага тәкъдим итә. Хор-студия төп максат итеп милли музыкаль мирасны саклап калу, яңарту, яшь буында хор-җыр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүне ала. Шулай итеп Сәләт йорты базасында ансамбль формалаша. Аның беренче катнашучылары – Сәләт активистлары Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева, Миләүшә Сафина, Диләрә Вахитова (Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге чыгарылыш студенты), Диләрә Шәфигуллина, Венера Сөләйманова. Бүгенге көндә хорда 20-дән артык вокал остасы җырлый, алар арасында ирләр дә бар.

Ел саен хор инвалидлар һәм картлар йорты өчен 2-3 хәйрия концерты уздыра. Инде дүртенче тапкыр «Со-Творение» хор-фестивалендә катнашалар. Шулай ук коллектив 2015-нче елда Сәләт йортында «Илhам – Вдохновение» татар хор фестивале уздыру инициативасын да кертте. Фестивальдә ул елны 5 коллектив катнашты.

«Бүгенге коллективларның катнашучылары бирегә очраклы рәвештә килеп эләкмәгәннәр. Димәк аларның тавыш һәм ишетү сәләтләре бар, алар матурлык тудыра белә. Коллектив белән иҗат итү – зур хезмәт сорый торган сәнгать. Сәләт берләшмәсенә сәләтле яшьләребезгә рухи яктан үсәргә ярдәм иткәне өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Уңышлар сезгә, афәрин!», - дип фестиваль кунагы, Татарстан Республикасының, Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе галиме Валерий Леванов.  

Хор иҗат иткән вакыт аралыгында 2 диск та яздырган. Иң уңышлы композицияләр концертта да яңгыраячак.

Керү ирекле. Рәхим итегез!