«Сәләт-Санак 2016» сменасы тәмамлануга 1 көн вакыт калды кире кайтырга

До конца смены «Сәләт-Санак 2016» остался 1 день

«Сәләт-Санак 2016» сменасы тәмамлануга бер көн вакыт калды. 18 көн эчендә сәлкешләр IT өлкәнең барлык нечкәлекләренә тошенделәр, яңа дуслар таптылар, киләчәккә планнар кордылар. Шул вакыт аралыгында аларны тәҗрибәле һәм дөньякүләм укытучылар укытты. Шуларның берсе белән сезне дә таныштырып китәбез.

Нияз Нигъмәтуллин – ITMO университеты укытучысы, Татарстан һәм Рәсәйнең информатика фәне олимпиадалары буенча мәктәп командалары тренеры.

  - Нияз, нәрсә белән шөгыльләнгәнегезне сөйләп китегез әле. Шулай ук ни өчен нәкъ менә «Сәләт-Санак» аланына барырга булдыгыз?

- Мин укытучылык һөнәре белән университетта да, ил буйлап та шөгыльләнәм. Америкада, Швейцариядә, Казахстанда һәм Мексикада булып кайттым. Күп кешеләрне күрдем һәм аларны олимпиадаларга әзерләдем. Без шулай ук программалаштыру сәнгатен Татарстанда да үстерергә телибез. Шуның өчен мин монда: Санак - IT белән бәйле булган танылган алан. Монда да айтишникларның рухын күтәрәсем һәм IT-дан башка безнең республикабызның алга бармаячагын аңлатасым килә.


- IT булмаса, үзегезне нинди өлкәдә күрсәтә алыр идегез?
- Виндсерфер булыр идем.

 
- «Син бит программист» сүзләренә ничек карыйбыз?
- Елмаю белән. өлә)


- Зур үрләр яулый алачагыгызны сез кайчан аңладыгыз?
- Мин күпкә омтылдым, тик сине алда ни көтәчәген алдан әйтеп булмый, чиген белеп ышанырга, әле тагын эшләргә кирәк икәнлеген аңларга кирәк. Тырышырга кирәк.


- Программалашытыруның иҗтимагый тормышка йогынтысы нинди?
- Бу кешеләрне яшьтән үк үстеру өчен яхшы мөмкинлек. Киләчәктә алар тормышны тагын да яхшыртачак.

- Нинди телләрдә ешрак программалаштырасыз?
- С++ һәм Java-да.

- Балачакта сез лагерьларга йөри идегезме?
- Мин лагерьда беренче тапкыр 10-нчы сыйныфтан соң булдым. Төгәлрәк әйтсәк, бу лагерь түгел, ә җәйге мәктәп иде.

- Нинди җырлар тыңларга яратасыз?
- Мин рок тыңлыйм: БИ-2, Сплин, Linkin Park, MUSE.

- Яраткан киногыз?
- «Престиж».

- Сез Вконтакте фестивалендә булдыгыз. Тәэсирләрегезне безнең белән дә уртаклашыгыз әле.

- Дөресен генә әйткәндә, минем кайбер танышларым фикеренчә, фестиваль Сабантуйга охшаган иде. Кешеләр җыелалар, шашлык ашыйлар, шатланалар, шәп итеп сәхнәдә чыгыш ясыйлар, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Кыскасы, инновацион технологияләрне карыйлар.

- Әңгәмә өчен зур рәхмәт сезгә. Уңышлар телибез!
- Рәхмәт!