«Сәләткә нур булган йолдызлар» исемле V ачык әдәби бәйге кире кайтырга

V Открытый литературный конкурс «Сәләткә нур булган йолдызлар»

«Сәләткә нур булган йолдызлар» – язучы, «Сәләт» берләшмәсе катнашучыларының мөгаллиме Флүс Латыйфи исемен йөртүче ачык әдәби бәйге. Быел ул 5-нче тапкыр уздырыла.

«Сәләткә нур булган йолдызлар» исемле V  ачык әдәби бәйге татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган. Ул Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды,  «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Идел» әдәби, иҗтимагый-сәяси яшьләр журналы, «Ялкын» яшьләр журналы, «Салават күпере» балалар журналы,  «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырыла.

Татарстан Республикасы һәм Рәсәйнең башка төбәкләрендә яшәүче әдәбияткә гашыйк мәктәп укучыларын һәм студентларны эзләп табу проектның төп максаты булып тора. Ул кыска гына вакыт эчендә  400 сәләтле бала белән эшләп өлгерде. Җиңүчеләр исемлегендә әле яңа гына каләм тибрәтә башлаучылар да, бүгенге көндә инде шактый танылу алган язучы, шагыйрь, журналистлар да бар.

Жюри составында Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге әгъзалары, танылган шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар, мәдәният әһелләре бар. Алар арасында Илгиз Зәйниев, Радик Сабиров, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар.

Бәйгедә 12-22 яшь аралыгындагы мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала.

Быел бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Шигърият;

- Проза;

- Публицистика;

- Драматургия;

- Балалар әдәбияты;

- «Тукайга хат» темасына эссе.

Оештыру комитеты бәйгегә килгән эшләрне матбугат чараларында бастырырга хокуклы.  Шулай ук җиңүчеләрнең эшләре аерым бер җыентык итеп тә бастырылачак.

Проект 3 этаптан тора:

- 24-нче февраль-28-нче март – техник шартлар буенча сайлап алу этабы;

- 2 этап – 1-нче апрель-15-нче апрель – жюри эшләргә бәя бирә;

- 3 этап – 28-нче апрель, 10.00 – тапшыру тантанасы. Бәйгенең финалы «Сәләт» йортында (Казан шәһәре, Островский ур., 23) уздырылачак.

Катнашырга теләк белдерүчеләр гаризаларын «Сәләт» берләшмәсенең рәсми сайтында калдыра ала: www.selet.biz. Бәйгегә эшләр selet.nur@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителә. Сорауларыгызга җавапны түбәндәге телефон номеры буенча таба аласыз: 8 (939) 730-41-34. (Алия Шәйхетдинова).

Нигезләмә