Биләрдә фәнни-гамәли конференция узды кире кайтырга

В Билярске прошла научно-практическая конференция
30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә IX Республикакүләм «Әнвәр Хәйри укулары» яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Биләр каласы тарихын фәнни өйрәнүгә һәм Биләрне дөньяга танытуга зур өлеш кертүче, татар дөньясы тарихында җуелмас эз калдыручы галим, сәлкешләрнең Дусты һәм Остазы Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылучы конференция фәнгә тартылган сәләтле укучыларны һәм яшьләрне берләштерде. 

Быел беренче тапкыр конференция эше 2 секция буенча оештырылды. Фәнни-гамәли секциядә катнашучылар проблемалы-тикшеренү, проблемалы-рефератив, проблемалы-эзләү эшләре тәкъдим итте. Әлеге секциядә җиңүгә ирешүчеләр: 

  • Абрарова Язгөл
  • Борһанова Камилә
  • Гәрәева Мәликә
  • Камалетдинов Арслан
  • Демьянова Милана һәм Гасимова Ильвина
  • Шәйхетдинов Илфат

Иҗади-гамәли секция катнашучылары жюри әгъзаларына видеоролик (интервью, репортаж, видеоклип), шигырь һәм эссе тәкъдим итте. Бу секция җиңүчеләре дип билгеләнделәр:
  • Гайнуллин Даниль
  • Гафурова Айлин
  • Гыйләҗова Таңчулпан
  • Носова Аделина
  • Шәкурова Гүзәлия
  • Газизова Зилә
  • Галина Мадияр
  • Дәүләтшина Әдилә, Моратшин Сәфәр

Катнашучылар киләсе темалар буенча фәнни хезмәтләрен тәкъдим итте:

  • «Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк»; 

  • «Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы» (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр); 

  • «Әнвәр Хәйри мирасы»; 

  • «Мин яратам сине, туган җирем» (мәктәп тарихы, авыл тарихы, урам тарихы һ.б.);

  • «Гаиләм тарихы» (шәҗәрә, гаилә белән бәйле булган истәлекләр); 

  • Әнвәр Хайринең «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар. 

Аларның эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында:
шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, шигърият өлкәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, журналистика өлкәсендә Флорид Агзамов премиясе иясе, «Таян Аллага» әдәби конкурсының Гран-при иясе, «Йолдызлар шулай куша», «Акча иленә сәяхә», «Тәмлетамак» китаплары авторы, Сәләт «Раушан» аланы сәлкеше һәм әйдаманы Алинә Бикмуллина; «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы җиңүчесе, Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясе лауреаты Илзирә Галимбикова; «ТНВ» телеканалы журналисты, язучы Гөлназ Әхмәдиева; Казан федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Илсур Нафиков; тарих фәннәре кандидаты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты дәүләт-хокук фәннәре кафедрасы укытучысы.Ленар Зәйнуллин; археолог, тарих фәннәре кандидаты, Идел-Урал төбәгенең урта гасырлар археологиясе буенча белгече, А.Х. Халиков исемендәге Татарстан Республикасынын Фәннәр академиясенең Археология институтының урта гасыр археологиясе бүлеге мөдире, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров булды.

Мөхтәрәм казыйларга рәхмәт хатлары, барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.