Биләрдә «Сәләт»нең мәгълүмати технологияләргә багышланган форумы тәмамланды кире кайтырга

В Билярске завершилась IT-смена форума «Сәләт»

Биләрдә форумның бишенче сменасы – Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум тәмамланды. Сменада Татарстан, Башкортостан, Чуашиядән һәм Самара өлкәсеннән меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты.

Катнашучылар өчен белем бирү, мәдәни һәм спорт программмалары әзерләнгән иде. Белем бирү программасы укучыларга IT өлкәсенең тирәнлеген һәм киң тармаклы булуын аңларга ярдәм итте. Мисал өчен, катнашучылар IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, шулай ук digital-профессияләргә кагылышлы мәгълүматны өйрәнде.

Форум мәйданчыкларында һәр катнашучы компьютерларны җыюдан алып нейрочелтәрләргә кадәр белем ала алды. Профильле остаханәләр һәм белем бирү сессияләрен Россия ширкәтләренең 50 гә якын эксперты алып барды.

«Әлеге форумда бөтен нәрсә мәгълүмати технологияләр белән бәйле. Хәтта кичке чараларны да, ясалма фәһем, нейрочелтәрләр кулланып, эшлибез. Болар барысы да безгә бик булыша», – диде форумның арт-директоры Туран Гатауллин.

Сменада «Сәләт-Галәм» аланыннан килгән Аслан Миргаязов та үз хис-кичерешләре белән бүлеште:

«Миңа IT-юнәлеш ошый, тик ул бераз катлаулырак. Киләчәктә программист булырга теләүчеләр моңа биредә өйрәнә ала. Форумда мин яңа дуслар табам, биредә дәресләр һәм кичке чаралар бик кызыклы. «Сәләт» мине төрле яктан үстерә».

Гадәттәгечә форумда татар теле һәм тарихына багышланган юнәлеш («Тел һәм тарих») зур роль уйный. «Сәләт»тә балалар Биләр тарихы белән таныша һәм күп дәрәҗәле тел мохитенә чума. Бөтен мәдәни, кичке чаралар, белем бирү программасының бер өлеше татар телендә уза. Сүз уңаеннан, форумда «Сәләт дулкынында» радиосы эшли, аның плейлисты «Сәләт» хәрәкәте һәм татар башкаручылары җырларыннан тора. Территорияне бизәлешендә дә Тукай теленә аерым урын бирелгән.

Бишенче сменага Татарстан Республикасы яшьләр министры Ринат Садыйков та килде.

«Сәләт» хәрәкәте Татарстанның яшьләр сәясәтендә әһәмиятле роль уйный. Балалар биредә татар телен өйрәнә, төрле чараларда катнаша. «Сәләт»нең үз атмосферасы бар, аның катнашучылары шушы мохиткә чума. Форумлыларның һәрчак үсештә булуын, белем алуын һәм үзләрен төрле бәйгеләрдә сынавын телим», – дип билгеләде ул.

Смена дәвамында Россиянең театр һәм кино актрисасы, «Папины дочки» сериалында ЖеняВаснецова роле аша танылган Дарья Мельниковабелән иҗади очрашу узды.

«Беркемне дә тыңламагыз. Беренче чиратта, үзегез турында бары тик яхшы уйлагыз. Сез – үзегезне мактый да, ачулана да алган бердәнбер кеше. Үзегезгә карата мөмкин кадәр мәрхәмәтлерәк, йомшаграк булыгыз. Булдыра алганча һәм көчегез җиткәнчә, бар нәрсәне өйрәнегез. Вакытыгызны кемгәдер нәрсәнедер дәлилләүгә сарыф итмәгез. Сезгә кызыклы булган эшкә генә тотыныгыз. Үзегез булып калыгыз. Үзегездән һәм төрле халәтләрегездән курыкмагыз. Бу – һәркемнең үзенә бирә алырлык иң шәп бүләге», – дигән теләкләрен җиткерде актриса.

Белем бирү программасыннан кала, катнашучылар үзләрен спорт ярышларында, аерым алганда шахмат, өстәл теннисы, футбол, стритбол, футбол дартсы, волейбол, флорболда үзләрен сынады.

Бишенче смена форумлылар тарафыннан әзерләнгән иҗади концерт белән тәмамланды. Open air барышында «Soundtrackfest», «Музыкастинг» проектлары финалисты, «Re’actor» креатив индустрияләр проекты резиденты Дышать катнашты.

Алда – йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум. Ул 8-12 августта Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге – Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергә уздырыла.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.