Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы тәмамланды кире кайтырга

В Билярске завершилась первая смена форума «Сәләт»

Кичә Биләрдә XI Халыкара яшьләр уку-укытуфорумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) төгәлләнде. 

Старт бирүче смена укучыларның яңа һөнәрләрөйрәнүенә багышланды һәм аларга киләчәктә үз-үзләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты. 

Бу көннәрдә төрле уен һәм мотивацияләүче дәреслеостаханәләр узды, ә катнашучылар төрле белемөлкәләрен үзләштерә алды. IT, робототехника, дизайн һәм экология- сменаның төп темалары булды.

Форумда фән олимпиадалары, конференцияләр һәмиҗади фестивальләр җиңүчеләре һәм призерлары, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күптеллебелем бирү комплексының 6-11 сыйныфукучылары, шулай ук Сәләтнең «Сәләт – Болгар-Туган тел» профильле сменасына сайлап алуныүткән балалар катнашты.

Форум кысаларында «Сәләт» һәм «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» Полилингваль комплексы хезмәттәшлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды.

«Бүгенге очрашу бик зур әһәмияткә ия. Форумдадүрт төрле шәһәрдә урнашкан белем бирүүзәкләреннән килгән балалар җыелды, һәм без аларның дуслашачагына һәм тәҗрибә алмашаалачагына ышанабыз», - дип ассызыклады«Адымнар-Казан» җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Очрашуда «Адымнар» мәктәпләре базасындагы«Сәләт» класслары һәм клублары эшенә йомгакясалды, шулай ук хәзерге вакытта эшләп килүче һәм яңа уку елында Түбән Кама һәм Әлмәтшәһәрләрендә ачылачак мәктәпләр өчен планнаркорылды. Киләсе елда «Сәләт-Адымнар» сыйныфларының гомуми саны 10га җитәчәк, Сәләтклублары үз эшчәнлекләрен алып барачак.

Смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфирлар студиясе эшчәнлеге башланды. Трансляцияләр форумының ВКонтакте һәмYouTube рәсми аккаунтларында алып барылды. «Җанлы Сәләт» - уникаль проект, ул һәр кешегә, өйдән чыкмыйча гына, форум атмосферасыначумарга һәм яңалыкларны онлайн-режимда белергәмөмкинлек бирә.

Алда балаларны «Сәләт» форумының икенчесменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Arts/Творчество) көтә.  Ул 3 июльдан 8 июльга кадәрузачак һәм өч төп юнәлеш: бию, музыка, театр буенча балаларның потенциалын үстерү өченуникаль мәйданчык булачак.

Смена кысаларында остаханәләр, лекцияләр, тренинглар, иҗади лабораторияләр узачак. 

Бу елның төп яңалыкларының берсе - сменадакатнашучы коллектив җитәкчеләре өчен уку-укытупрограммасын гамәлгә кертү.