Лаешта Төбәк «Сәләт» клублары өчен XIХ гамәли уку-укыту семинары тәмамланды кире кайтырга

В Лаишево завершился XIХ учебно-практический семинар для региональных клубов «Сәләт»

14 -17 март көннәрендә «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә төбәк «Сәләт» клублары өчен XIХ гамәли уку-укыту семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән 18 «Сәләт» клубы катнашты. Барлык клуб вәкилләрен бергә җыючы әлеге чара төбәк «Сәләт» клубларының үсеш траекториясе билгеләү, катнашучыларның үзара танышу һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булып тора.

«Сәләт» клубының яңа составлы командасы өчен тәүге тапкыр уздырылган семинарның төп максаты – төбәк «Сәләт» клубларының системалы эшчәнлеген оештыру. Шушы берничә көн дәвамында «Сәләт» клублары өчен лидерлык потенциалын үстерү, аудиторияне җәлеп итү ысулларын өйрәнү һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бару буенча бик тыгыз һәм кызыклы уку-укыту программасы гамәлгә ашырылды.

Программа кысаларында катнашучылар өчен төрле остаханәләр һәм тренинглар уздырылды, анда алар социаль челтәрләр алып бару, чаралар оештыру серләрен, юл картасын тормышка ашыру һәм башка файдалы белемнәр үзләштерделәр. Шулай ук, быелгы семинарда катнашучылар клуб эшчәнлегендә барлыкка килергә мөмкин булган педагогик очракларны чишәргә өйрәнде.

Дәресләр һәм тренинглар мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Семинарда катнашучыларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән кичке чаралар, төрле активлыклар, мавыктыргыч уеннар уздырылды, очрашулар оештырылды. Клуб әгъзалары «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән аралышты, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

Семинарда актив катнашкан клубларга - рәсми рәвештә теркәлүне раслаучы таныклыклар, клуб рәисләренә - рәхмәт хатлары, катнашучыларга дипломнар тапшырылды.