Васил Шәйхразиев: «Лидерлык сәләте барысын да көйли һәм җайга сала» кире кайтырга

Василь Шайхразиев «Лидерские качества все поставят на свои места»
IT BILER FORUM-ы мәртәбәле кунакларга бик бай. Бүгенге көн моны тагын бер тапкыр дәлилләде, чөнки Биләр аланына Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев; халык шагыйре, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев; РФ Дәүләт Думасы депутаты, Сәләтнең попечительләр фонды рәисе Марат Бариев; яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов; Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров; мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар килде. Кунаклар сәлкешләрнең нәрсәләр белән шөгыльләнүләрен күзәтте, ә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев остаханәләргә кереп, сәлкешләргә киңәшләрен бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Без аның кызыклы фикерләрен барладык:
- Лидер кем ул? Ул кайчан үзенең чын мәгънәсендә лидер булуын күрсәтә? Иң беренче чиратта, лидер – һәрвакыт алда баручы, үз артыннан башкаларны ияртүче. Әйтик, төрле төбәкләрдән килгән берберсенә охшамаган кешеләрне тиз арада ничек итеп берләштерергә мөмкин? Шушы сорауны ишеткәч, шундук уйлый башлаучы, ниндидер фикерләрен тәкъдим итүче кеше – лидер. Ул уртага чыгып, үз янына барысын җыя һәм фикерләре белән уртаклаша. Шулай булгач, лидер буйдан да, дәрәҗәдән дә тормый. Иң мөһиме – үзеңнең лидер буласың киләме? Әйе икән, димәк, син моны булдыра аласың.
- Лидерлык сәләте барысын да көйли һәм җайга сала. Шуңа да Биләр җирлегендәге бүгенге очрашуыбыз 1994нче елдагы очрашуга охшамаган. Алар – җир белән күк арасы. Бүген сәлкешләр арасында лидерлар һәм бу сыйфатка ия булырга теләүчеләр күп. Монда ITтехнологияләрнең дә роле зур дип әйтергә була, чөнки балалар монда килер алдыннан ук социаль челтәрләрдә бер-берсен табып, аралаша, дуслаша, шуңа да бүген үзләрен иркен хис итә.
- Узган елгы очрашуга килгәч, форумнарга нәрсә кирәк, нәрсәне үзгәртү таләп ителә, дигән сорауларга җавап табуны бурыч итеп куйган идек. Быел исә без бу бурычларны үтәдек. Иң беренче чиратта, Изге Биләр җирендә үткәрелә торган форумнар тулысынча татар телендә булырга тиеш. Дөрес, бүген барлык сәлкешләрнең 90%-ы татар телен яхшы белә, ләкин калган 10%-ын да татар телен сөйләм дәрәҗәсендә белүгә этәрергә кирәк. Сәлкешләр монда килгәч, туган теленә, туган ягына мәхәббәт хисен үстереп кайтырга тиеш. Бу форум аларда бары тик яхшы хатирәләр калдырырга һәм икенче елга яңадан килү теләге уятырга тиеш.
- Һаман да шул «лидерлык» төшенчәсенә әйләнеп кайтыйк. Лидер ул һәрвакытта да команда арасында булырга тиеш, ягъни лидер булу өчен, үзеңнең командаң булу зарур. Бу шарт үтәлсә: лидер һәм команда бергә туры килсә – син җитәкче-лидерга әйләнәсең. Ә бу – һәрбер җитәкченең хыялы. Безнең өчен лидер-җитәкче – президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Ул безнең өчен үрнәк булып тора. Ә менә шушы форумнар һәм лидерлык сәләтен үстерү юнәлешендә эшләү нәтиҗәсендә, 15 елдан безнең урында сез – бүгенге сәлкешләр булырсыз!