Кичә Атлант клубының шахмат турнирының I этабы булып узды кире кайтырга

Прошел I этап турнира шахматного клуба «Атлант»

Ел саен Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Әдип Әлмир кубогына шахмат турниры оештырыла. 


Шахмат турнирының төп максаты - Сәләт мохитендә шахматны алга таба активлаштыру, яшьләр арасында бу

уенга кызыксыну уяту.


Шулай ук турнир яшьләр арасында шахмат казанышларын пропагандаларга, аларны системалы рәвештә шахмат белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә, сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыкларга ярдәм итә.


Быел 6 турнир үтәчәк, 4 онлайн турнир һәм 2 офлайн турнир. 


Аларның тәртибе шундыйрак: 

1) 2 онлайн турнир, аларның нәтиҗәләре буенча 50 кеше офлайн турнирга чакырыла; 

2) Әдип Әлмир кубогына 2 онлайн турнир, аларның нәтиҗәләре буенча 60 кеше финалга чакырыла.


Бу елны катнашучылар 4 категориядә көч сынаша:

1) 11 яшькә кадәр башлангыч дәрәҗәдәге катнашучылар;

2) 11 яшькә кадәр разрядлы катнашучылар;

3) 12-17 яшьтәге башлангыч дәрәҗәдәге катнашучылар;

4) 12-17 яшьтәге разрядлы катнашучылар.


Кичә шахматчылар беренче турнирда катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча 17 декабрь узачак финалга үтүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:


Абдрахманов Әмир Илгизәр улы

Абдуллин Әмир Айрат улы

Абдуллин Нурислам Рөстәм улы

Газимов Данир Ирек улы

Гумаров Айрат Денис улы

Әгъләмов Илшат Гариф улы

Әхмәтханова Илсинә Салихжан кызы

Камалов Сәйдәш Рустем улы

Карамов Кәрим Артур улы

Карамова Алимә Артур кызы

Мурзина Гүзәл Зөлфәт кызы

Сатдаров Мурат Альбирит улы

Сөләйманов Арыслан Ленар улы

Хабибрахманов Булат Ришат улы

Хакимов Рәмис Раис улы

Хөснетдинов Шамил Дамир улы

Шайдуллина Самира Рустем кызы

Шигапов Рифат Рәмис улы

Ямаев Әмир Фәнис улы

Җиңүчеләрне беренче этапны уңышлы узулары белән котлап, алга таба аларга зур җиңүләр теләп калабыз!