Тиздән «Сәмрух-2018»! кире кайтырга

Совсем скоро «Сәмрух-2018»!

26-нчы февраль көнне, 18:00 Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә (Казан, Павлюхина ур., 73) Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче «Сәмрух-2018» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак. 

Әлеге премиянең максаты: «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, «Сәләт» коллективының, иганәчеләрнең, проектларны оештыручыларның эшенә бәя бирү. 
Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Беренче тапкыр 2015-нче елда үткәрелде. Премия дәверендә катнашучылар саны 300-дән артты. Аларның 25 төп бүләккә – төрек эпосы риваятеннән «Сәмрух» кошы сынына ия булдылар. 

Премия – узган елга йомгак ясау һәм Сәләт мохитен актив катнашуы һәм энергиясе белән булдыручы кешеләргә рәхмәт сүзләрен белдерү. Бүген Сәләт ул – хәрәкәт, система, Татарстан Республикасының меңләгән балаларның һәм яшьләрнең технология потенциалын тормышка ашыру, интеллектуаль иҗатны үстерүче мохит. Сәләт, дистәләгән тарихы кысаларында 140 меңнән артык сәләтле балаларны, яшьләрне һәм укытучыларны берләштерде. Бу елны Премия 8 номинациядә тапшырыла: 

- «Ел сәлкеше» номинациясе;

- «Ел әйдаманы» номинациясе; 

- «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе; 

- «Ел директоры» номинациясе; 

- «Ел аланы» номинациясе; 

- «Ел кулдашлары» номинациясе; 

- «Ел клубы» номинациясе; 

- «Сәләт җырлый» номинациясе. 

Бәйге этаплары шәхси һәм команда уңышларыннан торган портфолио формалаштыру, экспертлар советы әгъзалары белән әңгәмә, интеллектуаль викторинадан торды. «Ел кулдашлары» номинациясе кысаларында өстәмә – педагогик ситуацияләрне чишү бәйгесе оештырылды. 

Бу елны Премиядә 82 кеше катнаша. Экспертлар советы әгъзалары вазыйфасын Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм Татарстан Республикасының яшьләр оешмаларының җитәкчеләре үтәде. 

Премия җиңүчеләренә махсус бүләк фондын оешма вәкилләре көчләре белән булдыру – инде гореф-гадәт. Яхшылардан иң яхшыларга акчалата ярдәм күрсәтү fund.selet.biz сайтында бара. 

Җиңүчеләрнең исеменәрен игълан итү һәм көтелгән сыннар белән бүләкләү Премияне тапшыру тантанасында узачак. Яшьләрне котлау өчен Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм Татарстан Республикасының яшьләр оешмаларының җитәкчеләре чакырылды. 

«Сәмрух-2018» премиясенең партнерлары: «Pennywise» квесты – Time Up квест проектыннан перфоманс, «Индиго» матурлык салоны, FUN24 күңел ачу үзәге, «Vig» эксклюзив браслетлар җитештерү компаниясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, «Дом Роз» чәчәкләр йорты, Халыкара «Пикча» фотомәктәбе, «ReQuizit» интеллектуаль ял итү мәйданчыгы, «Ихсан» уку-укыту һәм тренинглар үзәге, «Luxury Fit» фитнес үзәге, «Coffee moose кафесы», «KGB» гриль кафесы, «Видимый свет» – тулы цикллы фото һәм видео студиясе, «Easy English» чит телләр өйрәнү мәктәбе, «SeletStore» – яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Түбәтәй» беренче татар хәләл тиз туклану челтәре, «Кукмара» – һәр вакытка яраклы савыт-саба.