Сәләт ветераннары чит илгә күчсәләр дә безнең эшне дәвам итәләр кире кайтырга

Ветераны Сэлэт переезжают за границу и продолжают нашу миссию

Сәләт берләшмәсенең барлык эшчәнлеге барышында 30 меңнән артык кеше катнашты. Нинди генә илгә барсагыз да, сез анда Сәләт ветераннарын очрата алуыгыз моңа дәлил. Бүген инде элеккеге сәлкешләр танылган җәмәгать, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре. Алар һаман да татар телен, мәдәниятен үстерү өлкәсендә эшлиләр. Мисалга, Казан кызы Алимә Сәләхетдинова Татарстан башкаласындагы уңышлы проектын калдырып, ире һәм 3 баласы белән Канадага күчеп китә. Биредә ул әле күптән тугел генә беренче татар «Сабыйлар-Монреаль» балалар үзәген ачып җибәрә. Чит илгә күчү һәм әлеге үзәк хакында ул безгә дә сөйләде.   

-          Алимә, сезнең өчен Сәләт нәрсә ул?

-         Сәләт – ул иң якын дуслар, минем өчен кадерле кешеләр, кызыклы шәхесләр. Сәләт – үзенчәлекле атмосфералы аерым бер дөнья ул!

-         Һөнәри үсешегез хакында сөйләгез әле.

-         КФУның тарих факультетын тәмамладым. Тик шулай дә һөнәри эшчәнлегемне мәктәпкәчә белем бирү белән бәйләдем.

-         Ничек чит илгә күчәргә карар кылдыгыз?

-         Швециядәге командировкасыннан ИТ-инженер булып эшләүче ирем Марат чит илдә яшәп карау хыялы белән кайтты. Озак вакыт та үтмәде, иремә Чехия яки Словакиядә эш тәкъдим иттеләр. Шулай 2011-нче елда кояшлы Братиславага күчендек. Балаларыбызга ул вакытта 4 һәм 5 яшь иде, киләсе елга олысы мәктәпкә барачак. Димәк, кире Казанга кайтабызмы, әллә инде биредә төпләнәбезме дигән сорауга җавап кирәк дигән сүз. Ел сизелмичә дә узып китте, биредә каласы килүебез билгеле булды. Тиздән инде өченче кызыбыз туды. Словакиядә яшәүнең сәбәпләре шактый булды. Уңай яклары да күп. Минуслар да юк түгел. Тик тора-бара минуслар җиңде һәм без Канадага күчендек.

-         Кыенлыклар тумадымы?

-         Беренче елны  документларны соңга калып тапшырган булып чыктык, шуңа да тормыш иптәшемнең һәнәре буенча федераль программадагы квотага сыймадык. Икенче елга документлар әзер булды, кулыбызга имиграцион визаларны тапшырдылар. Шуннан соң ук эш эзли башладык. Ирем резюмеларын җибәреп интервью-әңгәмәләр уза торды. Бәяләмәләре әйбәт булса, барысы да бертавыштан Канадада булуыбызны таләп иттеләр. Барысын да уйлап, үлчәп, тәвәкәлләргә булдык: рәсми рәвештә эш тәкъдим итмәсәләр дә Канадага күченергә карар кылдык.

-         Канадада кайда яшәргә теләдегез?

-         Провинцияләр карадык: аларның таулары бик ошады, татар гаиләләрен эзләдек, өйрәндек, Онтариода – Торонтоның – читендә тукталырга уйладык. Биредә эш эзләдек, мәктәпләр дә әйбәт иде. Инде ике көннән очабыз дип торганда Монреальдагы бер компания иремә эш тәкъдим итте. Шулай итеп 2015-нче елның августында без Канаданың француз провинциясенә күченеп киттек. Монреальның татарлар ассоциациясендә яңа юнәлеш барлыкка килгән икән: бу илгә күченеп килгән гаиләләрне тәкъдим итү кичәсе. Бу безнең өчен кызыклы яңалык булды. Барысы белән дә таныштык, дуслар таптык!  Яңа уку елыннан Монреальның татарлар ассоциациясе кечкенә генә булса да мәктәп ачып җибәрде. Биредәге системалы сирәк очрашулар бик күңелле үтә иде. «Сабыйлар-Монреаль» проекты «Бишектән үстерү» юнәлеше белән эшли. Ирем дә бик канәгать, күчкәнебезгә инде тиздән 1 ел тула. Өебездә кебек рәхәт биредә, гражданлык биргәннәрен көтәбез. Тик шулай да Казанны, Татарстанны бик сагынабыз! Барыгызга да Канададан кайнар сәлам!

-         Ни өчен мондый үзәк ачарга булдыгыз?  

-         Андый эш гел ихтыяҗдан чыга шикелле. Казанда улымны рус телендә узучы мәктәпкәчә белем бирү курсларына йөртергә бик ашкынмый идем. Шуңа күрә дус кызым Ләйсән Галәвиева белән татар телендә дәресләр, җырлар язарга тырыштык. Тиз арада «Сабыйлар» үзәге дә туды. Бик матур, күркәм итеп эшлиләр! Монреальда да миңа этәргеч булып минем балаларым тора. Аларның туган телләрендә сөйләшүләре, татар балаларын белеп, бергә үсүләре булды. Икенчедән, ул татар җәмгыяте өчен бик кирәкле дип саныйм. Чөнки җәмгыять фәкать бәйрәм, биюләрдән генә тормый, белем бирү мөһим. Берләштерелгән үзәк булырга тиеш. Мәсәлән, мәктәп. Шундый фикерләр белән кечкенә балаларга дәресләр бирергә булдым. Теләүчеләр дә табылды.

-         Дәресләргә ничә бала йөри?

-         Хәзерге вакытта без мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләр башладык. 3-4 яшьлек алты бала җыелды. Монреаль шәhәре бик зур, татарларны татарча укытырга теләгән әниләрне Казанда да, җыярга авыр, шуңа күрә моның кадәр укучыбызга да бик шатбыз.

-         Программа, укытучылары хакында да сөйләгез әле.

-         Әлегә дәресләрне үзем алып барам. Программасын Казанда үзем яздым. Әмма бераз гына үзгәртергә уйлап торам, чөнки балалар татар телен белмиләр, башка методларны кулланып эшләү кирәк. Кызым бик булыша инде дәрестә. Шулай ук якын киләчәктә мәктәп яшендәге балалар өчен дәресләр башларга планлаштырабыз. Аларга татар тарихын, тел нигезләрен бирергә телибез.

-         Милли бәйрәмнәрне үткәрергә уйлыйсызмы?

-         Әлбәттә, дәресләрдә барлык милли бәйрәмнәрне дә уздырабыз. Әле дә кечкенәләр белән чыгышлар әзерлибез. Гомумән, минем максатым – милли моң, милли җырлар, милли мохит тудыру. Берничә сәгатькә генә булса да!

-         Рәхмәт, Алимә! Уңышлар сезгә!