ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең VI Казан Форумы онлайн узачак кире кайтырга

VI Казанский Форум молодых предпринимателей стран ОИС пройдет в онлайн режиме

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең VI Казан Форумына гаризалар кабул итүнең соңгы атнасы! Форум онлайн форматта иң яхшы IT– стартап проектлар авторларын җыячак.

Форум 10-нчы июньнән 30-нчы сентябрьгә кадәр онлайн форматта узачак. Анда яңа бизнес-элемтәләр булдырырга һәм үзләренең стартап идеяләрен тормышка ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итәргә теләгән 18-35 яшьлек кешеләр катнашачак.

Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ИХО Яшьләр Форумының Евразия төбәк үзәге, «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды. Форумның партнерлары ¬– яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), яшьләр дипломатиясе Академиясе, «ИТ-парк» технопаркы.

Форум 2014-нче елдан башлап, ел саен уздырыла. Анда ел саен йөзләгән стартап, инвестор һәм эксперт катнаша. 2014-нче елдан 2019-га кадәр Форумда 50 илдән 800-дән күбрәк кеше катнашкан, барлыгы 2 млн доллардан күбрәк инвестиция җәлеп ителгән.

2020-нче елда Форумның экспертлар берлегенә «SnackableNews» җитәкчесе, халыкара спикер һәм консультант Зиад Бароуни; Сколково фән һәм технологяләр институты профессоры Желько Текич; Монако халыкара университеты профессоры Максимилиан Рапп; «ИТ-парк» директоры Антон Грачев һәм башка халыкара дәрәҗәдәге экспертлар керәчәк.

Программада 16 лекция, 150 сәгать индивидуаль һәм күмәк сессия, ИХО илләре вәкилләренең стартапларына ярдә итү өчен йөзләгән ресурс каралган. 8 атналык онлайн форум нәтиҗәсе буларак, иң яхшы стартаплар сайлап алыначак һәм бүләкләнәчәк. Иң уңышлы дип табылган стартаплар 7000$, 5000$, 3000$ күләмендә төп приз өчен ярыша алачак.

Гаризала https://kazanoicstartups.org/ сайтында 31-нче майга кадәр кабул ителә.