Бәйгедә һәркем үз сәләте белән иҗатка гашыйк икәнен күрсәтте ← кире кайтырга
«Сәләт» ул – мохит. Сәләтле балаларны, яшь галимнәрне бер-берсе белән һәм атказанган остазлар белән таныштыру, алга таба тормышларында сәләтләренә тәңгәл профессия, күңелләренә кулай юл, яшәү рәвеше сайларга ярдәм итү мохите.
Татар телен өйрәнү, үстерү, татар телендә аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган, шул ук вакытта рус һәм башка телләрдә аралашу, белем алу мөмкинлекләре чикләнмәгән мохит. Моңа без 20-нче апрель көнне кабат ышандык.Ул көнне «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) халкыбызның бөек шагыйре ГабдуллаТукайның тууына 130 ел уңаеннан Республикакүләм нәфис сүз осталары ярышы узды.
Ярыш Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасыһәм «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте тарафыннан узыдырылды.
Ярышта 7-22 яшь аралыгындагы төрле уку йортларының сәләтле балалар һәм яшьләре катнаша алды.
Татарстанның төрле районнарыннан һәм Башкортстан Республикасыннан барлыгы 160-танартык гариза кабул ителде.
Берсеннән-берсе сәләтле балаларны мәртәбәле казыйлар шурасы хөкем итте: Луара Шакирҗан – комиссия рәисе – ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, халык артисты; Әсхәт Хисмәт – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, ТРның халык артисты – шулай ук комиссия рәисе; Миләүшә Шәйхетдинова – Г. Камал исемендәге театр актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты;Зөлфия Вәлиева – К. Тинчурин исемендәге театр актеры, ТРның атказанган артисты, татар эстрадасы җырчысы;Гөлчәчәк Хафизова – К. Тинчурин исемендәге театр актеры;Резедә Гарипова – К. Тинчурин исемендәге театр режиссеры, КТУның актерлык осталыгы буенча педагогы; Фәнил Гыйләҗев – шагыйрь, Линар Закиров – «Болгар радиосы» ның «Шөпшә шоу» тапшыруы алып баручысы;Рәдиф Әхмәдиев – шоу-мен; Алисә Җамалиева – «Татар радиосы» алып баручысы.
Ярыштан бушап торган арада балалар төрле очрашуларда булды, остаханәләр тыңлады. Балалар язучысы, драматург Рабит ага Батулла белән Тукай иҗаты хакында әңгәмә кордылар. Г.Камал театры артистлары белән очрашу барлык иҗат кешесенең дә күңеленә хуш килгәндер: Наилә Гәрәева – Татарстанның халык, Рәсәйнең атказанган артисты, ТАССР Г.Тукай ис. дәүләт премиясе лауреаты, Илдус Әхмәтҗанов Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Хәлим Җәләл – Татарстанның халык артисты бүгенге театр тормышы, татарның киләчәге хакында фикерләрен белдерделәр.
Ярышта катнашучылар Г.Тукай иҗатыннан, шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләр дә сөйләделәр. Казыйлар һәр катнашучының чыгышын яратып карадылар.
Җиңүчеләр белән дә танышып үтик.
7-10 яшь категориясендә: Хәмидуллина Камилә 1-нче урын, Хәсәншина Камилә 2-нче урын, Зинина Елена 3-нче урын.
11-14 яшь категориясендә: Мотыйгуллина Мәликә 1-че урын, Идрисов Илназ һәм Гатина Лилия 2-нче урын, Гайсина Резедә һәм Гыймадиева Мәрьям 3-нче урын.
15-17 яшь категориясендә: Зарипова Гүзәл 1-нче урын, Камалиев Рафаэль 2-нче урын, Шәйхетдинов Тимерхан 3-нче урын.
18-22 яшь: Йосыпов Рамазан 1-нче урын, Фәттахов Муса 2-нче урын, Закирова Гүзәл 3-нче урын.
Барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз. Әлеге бәйгедә һәркем үз сәләте белән иҗатка гашыйк икәнен күрсәтте. Афәрин!!!