Тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрү - иң зур горурлык! кире кайтырга

Видеть результат своих усилий - большая гордость!
«Сәмрух» ел премиясе кысаларында уздырылучы «Әйдаманнар ярышы» - һәр сәләтле яхшы белгән һәм дулкынланып көтеп алган проект. Биредә «Ел әйдаманы» билгеләнә.

Ел саен уздырылучы проект быел 15-19 октябрь көннәрендә Биләрдә «Фәнсар» базасында узды. Ярышта 2024 елгы җәйге профильле «Сәләт» аланнарының иң оста, тырыш, җаваплы һәм актив әйдаманнары катнашты. Конкурска килгән 100дән артык гариза арасыннар 50 әйдаман киләсе этапка узды һәм берничә көн эчендә үз көчләрен бихисап биремнәрдә сынады. 

Абый-апалар, ике лигага бүленеп, үз сәләтләрен, әти-әниләр белән аралашу осталыкларын, балалар белән уртак тел таба, педагогик очракларны хәл итә белүләрен, гомуми белемнәрен, сменаның аерылгысыз өлеше булган кичке чаралар, төркемдә уеннар, шәмчекләр, остаханәләр үткәрә белүләрен күрсәтте. «Әйдаманнар ярышы»ның барлык катнашучылары арасыннан 12 әйдаманга финалга чыгу бәхете елмайды.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренчә: «Әйдаманнар ярышы»на килгән һәр катнашучы - җиңүче, чөнки аларның һәрберсе үрнәк әйдаманда булырга тиешле сыйфатларга: сәлкешләрнең мәхәббәтен яулап алу, алар өчен киңәшче, терәк, ярдәмче булу, һәрвакыт кирәкле сүзләрне һәм балаларның йөрәгенә ачкыч таба белүгә ия».

Дөрестән дә, ярыштагы һәр әйдаманың төрле өлкәләрдәге осталыкларын билгеләп үтәргә кирәк: берсе педагогик очракларны тиз арада чишә белсә, икенчесенә шәмчекләр үткәрүдә тиңнәр юк. «Әйдаманнар ярышы»ндагы конкурсларында җиңү яулаган әйдаманнар: 

- Мин сәләтле әйдаман конкурсы: «Беренче лига» - Бахтияр Касыймов, «Премьер-лига» - Данил Сәйфуллин 

- Интеллектуаль конкурс: «Беренче лига» - Сәет Сруров, «Премьер-лига» - Алмаз Нигъмәтҗанов

- Шәмчекләр конкурсы: «Беренче лига» - Таңчулпан Гыйлаҗова, «Премьер-лига» - Миләүшә Гарифянова

- Педагогик очраклар конкурсы: «Беренче лига» - Асилә Закирова, Азалия Шириева, «Премьер-лига» - Сөләйман Мөхәммәтҗанов

- Топ спикер конкурсы: «Беренче лига» - Алинә Вәлиева, «Премьер-лига» - Рәмис Дияров 

- Кичке чара конкурсы: «Премьер-лига» - Рания Габитова

- Төркемдә уеннар конкурсы: «Премьер-лига» - Камил Мостафин, Исламия Гәрәева

- Аралашу осталыгы конкурсы: «Премьер-лига» - Әмир Шәйхетдинов

- Халык мәхәббәте номинациясе: «Беренче лига» - Асилә Закирова


Төп җиңүчеләр итеп исә, «Беренче лига»да Азалия Шириева, ә «Премьер-лига» Алмаз Нигъмәтҗанов табылдылар! 

Җиңүчеләрне, финалистларны һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз! Афәрин, булдырдыгыз!