Владимир Леонов “Сәләт” йортында булды кире кайтырга

Владимир Леонов посетил Дом «Сәләт»

2014 елның 1 октябрендә “Сәләт” йортына (Островский ур., 23) Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов эш визиты белән килде. “Сәләт”кә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов һәм “Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов министр өчен экскурсия үткәрделәр һәм “Сәләт” дөньясы белән таныштырдылар.
В. Леонов “Сәләт”нең төп үзәкләре тәкъдим ителде: “Сәләт” халыкра укыту технологияләре үзәге, “Сәләт”леләр үзәге, “Сәләт” клубы. Әлеге үзәкләрнең җитәкчеләре үз эшчәнлекләре хаында тәфсилләп сөйләделәр. Шулай ук якын арада тормышка ашырылачак проектлар белән дә таныштырдылар. Алар арасында “БикаФест”, “SF-School”, “Сәләт” телләр мәктәбе”, “Яшьләр дипломатиясе академиясе”, һ.б. кебекләре дә бар иде. Әлеге проектлар министрны гаҗәпкә калдырды: - Сез заман белән бергә атлыйбыз. Бу бик әйбәт күренеш, - дип белдерде ул.
“Сәләт-Биләр” форумы проекты презентациясе барышында кызыклы видеоролик күрсәтелде. Аның масштаблары, форматы, көтеләчәк яңалыклар да искәртеп үтелде.
Җәүдәт Сөләйманов та үз чиратында “Сәләт” эшчәнлеге турында сөйләп узды: - “Сәләт” оешканнан бирле, ягъни 1994 нче елдан бирле бу дөньяда 60 меңнән артык кеше кайнады. Аның 25 меңе актив катнашучыга да әйләнде. Монда тудырылган шартлар, принциплар һәм мөһит үзе балага алга таба үсәргә ярдәм итә.
Владимир Леонов экскурсия азагында “Сәләт”не бик ошатуын белдерде. - Мин мондагы проектар күплегенә, төрлелегенә рәхәт гаҗәпәндем. Иҗади уңышлар сезгә! – дип теләде ул.