Казан өчен тавыш бирик! кире кайтырга

Голосуй за Казань!

Татарстанның башкаласы Рәсәй шәһәрләренең символлары арасында 200 һәм 2000 номиналлы банкноталар өчен сурәт сайлау буенча финалга узды. 

5-нче сентябрь көнне бәйгенең рәсми сайтында өченче этап – финалистлар өчен тавыш бирү старт алды. Алар арасында Казаннан тыш Владимир, Волгоград, Дальний Восток, Иркутск, Нижний Новгород, Петрозаводск, Севастополь, Сергиев Посад, Сочи кебек шәһәрләр дә бар. Ул халык тавыш бирүе буенча Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) Федераль Университетының төп бинасы белән финалга узган иде. Тавыш бирү 2016-нчы елның 7-нче октябренә кадәр твоя-россия.рф сайтында узачак. Шулай оффлайн тавыш бирү дә каралган: бу 1-нче октябрь көнне Рәсәй Банкы бүлекчәләрендә башкарылачак. 


Татарстанның төп шәһәре өчен тавыш бирик!