Казан Мәчесе символы өчен тавыш бир! кире кайтырга

Голосуй за Кота Казанского!

Сәләт активистлары 2019-нчы елда Казанда узачак 45-нче бөтендөнья «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионаты талисманын әзерләү бәйгесендә катнаша. Чемпионатның талисманын билгеләү өчен сайлап алу этабы кысаларында онлайн-тавыш бирү бара. «Сәмрух 2015» ел премиясенең махсус бүләк иясе «Image studio» дизайн-студиясе әзерләгән символы өчен тавыш бирик

Эскизны студиянең графика дизайнеры Гүзәл Гыйлметдинова әзерләгән. Ул Сәләттә 2011-нче елдан бирле: «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Болгар», «Сәләт-Раушан» аланнары әйдаманы, «Сәләт-Раушан» сменасы методисты

Казан мәчесетарихи хикәятләр һәм легендалар герое. Сурәтләүләр буенча ул башка песиләрдән зурлыгы белән аерылып торучы, аерым бер породалы, көчле йорт хайваны. Татарстанның башкаласында хәтта Казан мәчесе образы сүрәтләнгән һәйкәлләр дә бар

Гаять бай тарихлы Казан өчен, Сәләтнең барлык фирмалы продукциясен җитештерүче «Image studio» проекты өчен, Сәләт активистлары өчен җанатыйк! 21-нче декабрьгә кадәр dspkazan.com сайтында Казан мәчесе өчен тавыш бирик!