XI Татарстан иреклеләре форумы сезнең гаризаларны көтә! кире кайтырга

Ждём ваших заявок на XI Форум добровольцев Татарстана!
Быел 11-нче тапкыр узучы Татарстан иреклеләре форумы үз кысаларында республикабызның барлык муниципаль оешмаларыннан катнашучылар җыячак. 

Быелгы форум 7-11-нче сентябрь аралыгына планлаштырылган.

Программасы кызыклы: 
- «Ирекле яшьләр оешмалары көче белән яшь буын арасында милләтара килешүне ныгыту» темасына конференция; 
- Төбәкара «Центр развития добровольчества РТ» яшьләр иҗтимагый оешмасының 5 еллык эшчәнлегенә, иреклеләр хәрәкәтенә нәтиҗәләр ясау; 
- Бөтенрәсәй «Доброволец России-2016» бәйгесенең төбәкара этабын йомгаклау; 
- 2017-нче елда Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә, урта махсус һәм югары белем бирү уку йортларында иреклеләр хәрәкәтен үстерү өчен план кору; 
- Иреклеләр хәрәкәте чараларын башлап җибәрү: «Добровольческий поступок года» бәйгесе, «Наркотикларга каршы спорт» фестивале. 

Әлеге мөһим вакыйгалардан тыш, Форумның эшчәнлеге төрле чыгышларга, остаханәләргә, тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчыкларга бай булачак.
 
Форумны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы белән берлектә Төбәкара «Центр развития добровольчества РТ» яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.

Тулырак: https://vk.com/dobrovoletstatarstana