«ONLINE Әйдаманнар мәктәбе» узды кире кайтырга

Прошла первая онлайн школа вожатых

16-17-нче май көнне беренче тапкыр «ONLINE Әйдаманнар мәктәбе» узды.

2 көнлек уку-укыту программасында әйдаман булырга теләгән 60 егет һәм кыз катнашты. Беренче көнне программада Сәләт дөньясы белән танышу, әйдаман портретын өйрәнү, җәйге аланга әзерләнү буенча юл картасы әзерләү, шәмчек үткәрү ысуллары белән танышу бар иде. Ә икенче көнне булачак әйдаманнар беренче медицина ярдәме күрсәтергә, төрле яшьтәге балаларның психологик үзенчәлекләрен ачыкларга, еш очрый торган педагогик очракларны хәл итәргә, әти-әниләр портретын төзергә өйрәнде. Шулай ук онлайн рәвештә Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән очрашу да булды. Спикерлар буларак Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов, быел узачак җәйге аланнарның директорлары чыгыш ясады.

– Бу безнең өчен яңа форматтагы «Әйдаманнар мәктәбе» булды. Беренчесе булса да, бик уңышлы узды дип ышанып әйтә алабыз. Программада катнашкан егетләр һәм кызлар инде бүгеннән үк әйдаман булырга әзер. Аларга әйдаман белергә тиешле барлык белемнең нигезе бирелде. Һәр катнашучы үзен кызыксындырган сорауларга җавап та тапты. Мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, барлык өйрәнелгән материаллар һәм лекцияләр буенча тест үткәрелде. Әйдаманнар үзләренең бу эшкә әзер икәнен күрсәтте, – дип сөйләде проектның координаторы Аяз Ханафин.