«Безгә 10 яшь!» кире кайтырга

«Нам 10 лет!»

Сәләт йортында үзенең 10 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче «D’art» хор-студиясенең гаҗәеп концерты булып узды. Хор-студия 2007-нче елның октябрь аенда, «Гармония» шәхес үсеше психологик үзәге җитәкчесе Венера Сөләйманова инициативасы белән оештырылган иде.

Традиция буенча чараны «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов ачып җибәрде. «Урамда нинди һава торышы булуга кармастан, «D’art» хор-студиясе җырлаганда күңелдә яз. Сезне бәйрәмегез белән ихластан тәбриклим! Тамашачыларга исә көч-куәт биреп торганнары өчен рәхмәт!» – дип белдерде ул. Үзеннән соң сүзне хор-студиянең сәнгать җитәкчесе, дирижеры Аделя Викторовна Мәхмүтовага бирде. Ул, үз чиратында, хорның оешу тарихын бәян итте, аның катнашучыларына булган хисләрен белдерде.

Чара ике өлештән торды: хор җырлары һәм «Башка кызыклы мизгелләр» бүлеге. Вокалистлар Адилә Мәхмүтова һәм Лиана Хәбибуллина эшкәртүендә халкыбызның «Каз канаты», «Әпипә», «Ай былбылым» көйләрен, рус милләтенең «Сон Степана Разина», «Со вьюном я хожу» җырларын,    Р. Мөхетдинова һәм Сөләйманның «Тамырлар» («Иске зират») кантатасын, Р. Мөхетдинова, М.Мирзаның «Идель-Йорт»ын («Сабантуй») башкардылар.   «Молитву пролию», «Хава нагила»  кебек борынгы җырлар да яңгырады.

«Башка кызыклы мизгелләр» бүлегендә Наил Наҗметдинов, Сергей Егоров, Мария Ильясова, Фаяз Төхбәтуллин һәм Лилия Гыйләҗева башкаруында бик матур чыгышлар булды. Алар тамашачыларны гитара, ирен гармуны һәм джемба кебек уен коралларында уйнап шаккатырдылар. Концерт кызлар ансамбленең «Сны-недотроги» һәм «В небе тают облака» җырлары белән тәмамланды.

«D’art» хор-студиясенең остазы, катнашучыларының якын дусты Аделя Мәхмүтова хис-кичерешләре белән уртаклашты.

-  Аделя Викторовна, сезнең өчен музыка нәрсә ул? Һөнәрегез буларак музыканы сайладыгызмы?

- Һөнәрем буенча мин – математик. Җырларга бик яраттым. Университетны тәмамлагач, кияүгә чыктым, балаларым туды, яраткан шөгылемне калдырып торырга туры килде. Тик теләгем генә югалмады. Үз репертуарыбыз булсын өчен хор булдырдык. Әлеге хор университетта ук бар иде, соңрак Венера аны Сәләт кысаларында оештырырга тәкъдим итте. Башта үзем дә җырлармын дигән идем, тик катнашучылар саны күбәйгәч, миңа җитәкчелек итәргә генә калды.  

- 10 ел эчендә хор үзгәрдеме?

- Әйе, әлбәттә. Хорның беренче составында Сәләтлеләр генә иде. Ләйсән Әсхәтова, Диләрә Вахитова (хәзер Казан дәүләт консерваториясе чыгарылыш студенты), Миләүшә Сафина белән бергә җырладык. Алар бөтенесе дә тормышларын җыр сәнгате белән бәйләделәр. Хорны без җырлаучылар өчен генә булдырмадык, күңеле җырларга теләгәннәрне дә чакырдык. Яңа солистлар килә торды, үсеп аерым җырлый башладылар, алар урынына яңалары килде. Бүгенге состав бөтенләй үзгә, күбесенең музыкаль белеме дә юк. Ноталарны биредә өйрәнеп җырлый башлаганнар да бар. Шуңа да гел «Бирегә укырга киләләр» дип кабатларга яратам. Үзем дә өйрәнәм, дирижерлык – минем белгечлегем түгел. Укытучыдан күп нәрсә тора. Остазым дип гел Татарстан Республикасының, Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе галиме Валерий Левановны атыйм. Ул безнең концертларыбызны бер дә калдырмый.

- Бүгенге концертны ничек бәялисез?

- Бүгенге концерт бик кызыклы узды. Җиңел генә тоелган әсәрләрне дә кайчак башкарасы авыр була. Кирәкле тональлекне тоту, акапель җырлый алу – әйбәт хорның күрсәткечләре. Мин үзебезне әйбәт хор дип саныйм.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Лия Мифтахетдинова