БЕЗ ЯНӘ БИЛӘРДӘ! кире кайтырга

Мы снова в Билярске!

Бүген 4-нче июльдә «Сәләт» форумының өченче сменасы – SELET BILER FORUM башланып китте.

Биләр җирлегенә сигез алан җыелды: «Сәләт – Раушан», «Сәләт – Биләр каласы», «Сәләт – Батыр», «Сәләт – Тулпар», «Сәләт – Самара», «Сәләт – Рухият», «Сәләт – Байлар Сабасы», «Сәләт – Яр Чаллы». Беренче көнне алар форум җирлеге белән танышты, ә кич белән рәсми булмаган ачылышка җыелды. Чараны форумның штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова ачып җибәрде.

-         Без Биләрдә һәм Биләргә кайтуны дәвам итәбез. Әйдәгез, изге җиребезгә, Татарстан Республикасы Президенты һәм аның командасына, бу форумны оештыру комитетына, әйдаманнарга һәм, әлбәттә, сезгә – сәлкешләргә зур рәхмәт әйтик, – дип сәламләде ул аланнарны.

Аннары «Сәләт» ветераны Илсур Нәфыйков футбол уеннарында көндәш командаларны ачыклау максатыннан җирәбә уйнатты. Нәтиҗәдә, «Сәләт – Самара» – «Сәләт – Тулпар», «Сәләт – Рухият» – «Сәләт – Биләр каласы», «Сәләт – Яр Чаллы» – «Сәләт – Байлар Сабасы», «Сәләт – Раушан» – «Сәләт – Батыр» аланнарына каршы көч сынашачаклар.

Чара ахырында һәр алан үз командасы белән таныштырып, алдан ук әзерләнгән кызыклы видеолары белән уртаклашты. Чара кызу дискотека белән тәмамланды.