Без КВН уйныйбыз! кире кайтырга

Мы начинаем КВН!

Бүген, 2015 нче елның 6 мартында, "Волга" яшьләр үзәге базасында "Сәләт" КВН мәктәбе старт алды. 

Мәктәп 6-9 март аралыгында үтәчәк, биредә инде тәҗрибә туплаган КВНчылар да, әле яңа гына уйный башлаганнар да катнаша ала: 9-11 нче сыйныф укучылары һәм студентлар. 

Мәктәпнең программасы төрле уку-укыту семинарларыннан тора. Катнашучыларга КВН дөньясының серләрен республикабызның иң шәп уенчылары төшендерәчәк. Алар арасында Югары лига катнашучылары да бар. 

4 көн дәвамында "Волга" яшьләр үзәгендә иҗади һәм шаян атмосфера хөкем сөрәчәк. Катнашучыларга һәм оештыручыларга уңышлар телибез!