Без «Не верю»га ышанабыз! кире кайтырга

Мы верим в «Не верю»!

HAVA Projects медиакомпаниясе дин, аның вәкилләре, авыл тормышы һәм яшәү мәгънәсе турындагы кыскаметражлы «Представь» фильмын төшереп бетерде. Фильм бу елның ахырында тәкъдим ителәчәк. Тик әлегә бу компания безне бүтән яңалык белән сөендерә: бик тиздән икенче кыскаметражлы «Не верю» дип аталган фильм өстендә эш башланачак. «Представь» та, «Не верю» да 4-5 фильмнан торган альманахка кертелер дип көтелә. «HAVA Projects»ның төп әгъзалары – Сәләт активистлары. Фильмның нинди булачагы хакында продюсеры Алмаз Сәмигуллин сөйли.

-         Алмаз, фильм ни турында?

-         Фильм Галиәскәр Камал  исемендәге театр артисты Ришат Әхмәдуллинга гашыйк бер кыз хакында.  Әлеге кыз күңелсез урында – гадәти офиста эшли, тик һәрвакыт театрга якын булырга тырыша. Кумиры катнашкан барлык спектакльләргә йөри ул. Көннәрдән-беркөнне хыялын чынга ашыруга бер адым ясый: театрга эшкә урнаша. Тора-бара ни булыр? Актерны үзенә гашыйк итәр өчен ниләр эшләр? Менә анысын инде фильмны карап белерсез! (Көлә)

-         Фильмның исеме ничек барлыкка килде?

-         Әлеге исемнең театраль тарихы бар. К.С. Станиславскийның кызыклы фразасын куллану да отышлы булыр дип уйладык.

-         Төп хатын-кыз ролен кем башкарыр?

-         Сәләт активисты Алсу Сөләйманова. Ул үзенчәлекле тавышы белән аерылып тора.

-         Фильм өстендә ничә кеше эшли?

-         Безнең төп командада 30 кеше: сценарист – Илгиз Зәйниев, режиссер – Илшат Рәхимбай, оператор – Айдар Шәрипов, һ.б.

-         Фильмның жанры?

-         Комедия. Сценарийны эшкәртәбез, камилләштерәбез. Самими, ихлас бер вакыйга килеп чыгарга тиеш, оператор да кызыклы визуаль  эшләнмәләр тәкъдим итте.

-         Беренче фильмыгыз җитди, катлаулы. Нигә икенчесен комедия итәргә булдыгыз?

-         Кешеләр бит төрле. Шуңа да төрле фильмнар төшерергә тырышабыз.

-         Драма төшерәсе авырракмы, әллә комедияме?

-         Икесе дә бик авыр. Нәрсә төшерүең мөһим түгел, аның нинди сыйфатта булуы мөһим.

-         Беренче фильмны төшерергә акча уртак көч белән җыелды. Ә икенче фильмны ничек эшлиячәксез?

-         Казан турындагы кыскаметражлы фильм-новелла төшерү өчен субсидия оттык.

-         Кайчан төшерә башлаячаксыз?

-         4-нче сентябрь көнне, 11:00, Галиәскәр Камал исемендәге театр бинасына барлык теләүчеләрне чакырып калабыз! Сез фильм төшерүдә катнаша алачаксыз! 150 кеше инде язылдылар, тик безгә тагын 100 кеше кирәк булыр әле. Балаларны да (5 яшьтән алып), яшьләрне дә, әти-әни, әби-бабайларны да, һәрбарчагызны көтеп калабыз! Барлык катнашучыларга титрларда рәхмәт сүзләре белдереләчәк. Үзе белән тагын 10 кеше алып килгәннәргә театрга ике кешелек чакыру билеты да тапшырылачак. Ә инде 15 кеше үк җыя алсагыз – сезгә бүләккә театрның фойе һәм залында профессиональ фотосессия! Төшерүләрдә катнашу өчен Әлфиягә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 89874052881.

-         Уңышлар сезгә, Алмаз!