Сәләт Клубларыннан нәтиҗәле эш көтәбез! ← кире кайтырга
18-20 нче октябрь көннəрендə «Фəнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә Сəлəт клублары семинары узды. Анда барлыгы 11 районнан 15 клуб активистлары жыелды.
Клубларның күбесе Сəлəт дөньясына инде таныш, əмма арада 3 яңа клуб та бар. Алар: «Төмəнəк» (Башкортстан), «Сəлəт-Түбəн Кама», «Сəлəт-Алексеевск» клублары. Аларны Əдип Əлмир үзе сəламлəде.
Активистлар «Фəнсар»га буш кул белəн килмəде, əлбəттə. Һəрбер клуб үзенең юл картасын тəкъдим итте. Нəрсə соң ул юл картасы? Юл картасында бөтен клубларның проектлары язылган. Проектларның үзара мөнəсəбəтлəрен яхшыртудан кала, һəрбер клубның проект эшчəнлеген ныгыту, системалаштыру өчен кирəк ул.
Сәләт Клубы Президенты Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, Сәләт Клублары семинары – Сәләт Клубларының эшчәнлегенә яңа бер сулыш, ягъни, машина белән чагыштырып әйтсәк, ягулык биреп торучы мәйданчык ул. «Әйе, клублар үз эшчәнлеген алып бара, әмма вакыт-вакыт бергә очрашып алу да бик мөһим, чөнки семинарда алар белән булган мәсьәләләрне чишү һәм, гомумән, киләчәккә концептуаль, төгәл һәм файдалы проект ясау юллары карала. Шулай ук бу аларның эшчәнлекләренә, уздырылачак чараларына, проектларына, элемтә төзүләренә кагыла. Быелгы уку-укыту аналитик семинарының максаты – Сәләт Клубларының системалы эшчәнлеген тәэмин итү», – дип сөйләде Тимерхан. Аның әйтүенчә, куелган максатка ирешелде.
Семинарның программасы бик бай эчтәлекле иде. Уку-укыту программасыннан тыш, мәдәни программа да әзерләнгән иде. Өстәвенә, быел семинар юбилеен да билгеләп узды. Беренче шушындый семинар 10 ел элек оештырылган иде.
Хәзер инде клублардан нәтиҗәле эш көтәбез!